Accessibility links

“Кризис” дигәне Сембердә дә үзен нык сиздерә


Беренче булып, түләүсез медицина ярдәме аска тәгәри башлады. Нигезләмәсе дә матур яңгырый – оптимальләштерү. Бу термин милли мәгариф өлкәсендә үзен бик яхшы танытканга, аның мәгънәсе һәм максаты аңлашыла да кебек.

“Оптималь” дигәне латинчадан “иң кулай” дип тәрҗемә ителә. Халыкка исә “Кем өчен кулай“ икәне аңлашылмый гына кала.

Табибларның эш хакы 2-3 йөзгә киметелде. Дәваханә һәм хастаханәләр хәерчелеккә төшә. Сәбәбе – бер каналлы гына финанслау, ягъни бары тик мәҗбүри медстрах акчасы хисабына гына дәвалау. Авыруларга карата табиблар мөнәсәбәте дә шул ук акчага гына бәйләнгән булгач, медицина хезмәткәрләренең эш сыйфатын да күзаллау кыен түгел инде.

Акчаны сак тоту, ягъни экономия хакимияткә дә кагылырга тиеш. Бер карасаң, шулай да кебек. Өлкә хакимияте аппараты җитәкчесе Светлана Опенышева әйтүенчә, документлар әйләнешен компьютер аша гына тәэмин итсәң, чыгымнар 320 мең рубльгә кими ала. Түрәләрнең “эконом” класста гына очачагы аркасында, 600 мең сакланып калыр. Барлык башка чараларны да куллану нәтиҗәсендә 9 миллион чамасы “экономия” була ала, ди. Ярыйсы гына кебек тә бит… өлкә хакимиятен тоту өчен генә берничә 100 миллион акча каралганын искә алмасаң гына инде…

Шул ук вакытта ипи бәясе күтәрелер, диләр сәяси күзәтүчеләр. Дөрес, өлкәнең авыл хуҗалыгы министры Александр Якунин әйтүенчә, монысы күрше төбәкләрнекенә карап билгеләнәчәк. Күрше Казан һәм Самар белән чагыштырганда, бездә эш хакының түбән булуы аркасында, азык-төлек тә арзанрак булырга тиеш, дигән фикерне түрә кире какты. Бу – авыл халкына китереп бәрер, диде ул. Ә шул арада - гыйнвар аенда гына ипи бәясе 1,2 процентка артты да инде.

Икътисадның мөшкел хәлләре Өлкәнең ОПЦ - Максатчыл программаларын да 2009 елда туктатып тору турында сүзләр йөри башлаган иде. Узган атнада җирле парламент шуңа кагылышлы карар да кабул итте: 44 программаның 27-се туктатылды, 13-е бөтенләй ябылды. Алар арасында “Школьный автобус” дигәне дә бар. Татар авыллары зыялылары фикеренчә, монысы яхшы да әле: һәрхәлдә, авыллар мәктәпләрен ашык-пошык ябу тырышлыклары тукталып торыр.

Кризис дигәне эшсезләр санын да кискен үстерде. Бу җәһәттән, өлкә башлыгы Сергей Морозовның бер фикере гыйбрәтле: эшсезләргә малтабарлык белән шөгыльләнергә тәкъдим итте ул. Нигезләмәсе – күрше төбәкләр белән чагыштырганда, бездә малтабарларның аз булуы.

Өлкә хакимиятеннән үрнәк алыптыр инде, Димитровград шәһәре җитәкчелеге дә чыгымнарны киметү чараларын барлый башлады. Һәр түрә алдына идарә чыгымнарын киметү һәм “тәпиләп” кенә китүче кече бизнеска ярдәм чараларын күрә башлау бурычы куела. Әйтик, түрәләр “служебный” дип аталган транспортта көненә 100 чакрымнан артык йөрмәскә тиеш. Моның нәтиҗәсендә 3,36 миллион рубль экономия булырга тиеш, ди. Шулай ук эшсезләргә кече бизнес белән шөгыльләнү юлларын ачу өчен, аерым дәресләр, консультацияләр оештырылачак.

Монысы инде өлкә башлыгы Сергей Морозовның һәр сүзен күтәреп алу һәм шуның белән җитәкче алдында абруй казану омтылышы кебек тә килеп чыга. Чөнки әлеге консультацияләр турындагы сүз Сергей Морозовның “Эшсезләргә кече бизнес белән шөгыльләнү” турындагы киңәшенә җавап булып та кабул ителә.

Эшсезләр исә, малтабарлык сәләтенә ия булмасалар да, фатир өчен түләргә тиешләр. Күптән түгел фатир өчен түләү күләмен күтәрү турында да карар кылынган иде. Имеш, инфляция коммуналь хуҗалык чыгымнарын каплап та бетерми. Бу җәһәттән, мэрия белән өлкә хакимияте арасында капма-каршылык та килеп чыкты. Шәһәр башлыгы Сергей Ермаков бу түләүне 2008 елгы күләмендә калдыруны хуп күрә, ә өлкәнең икътисад министры Владимир Шерин моны канунсыз, дип саный. Мэр исә прокуратура җавабын көтә.

Ә гади халык үз түбәнлегендә үзенчә көн күргәндәй. Барыш шәһәрендә яшәүче бер бабайны үз оныгы пычак белән кадап үтергән. Өлкә үзәге мэриясе наркомания һәм балалар алкоголизмына каршы көрәш җәелдерергә ниятли. Андый хәлгә төшкән балалар саны узган 3 елда 12 – 13 процентка арткан. Инза районы шурасы карары нигезендә, балалар бакчасына йөрүче бала өчен түләү бәясе арткан иде. Район прокуратурасы, бу карарны канунсыз дип табып, кире какты.

Кризис хәтта этләргә дә тәэсир итә кебек. Һәрхәлдә, шәһәр урамнарында караусыз этләр саны бик ишәйде. Тирә-як мохитне саклау һәм табигатьне куллану комитеты рәисе Андрей Салтыков әйтүенчә, моның сәбәбе – халыкның фатирда эт тоту мөмкинлеге кимүдә һәм адәм баласынаң аз ашавы аркасында, калдык-постык ризыкның чүплеккә аз ташлануында.
XS
SM
MD
LG