Accessibility links

Кайнар хәбәр

Tалибан белән сөйләшү нәтиҗә китерерме?


Обаманың Әфганстандагы гыйсянчы харәкәтне бастыру өчен, талибанның тынычлык яклы даирәләре белән сөйләшү тәкъдименә карата бәхәсләр арта.

Американың “The New York Timеs” газетасындагы Барак Обаманың чираттагы белдерүе яңа бәхәсләр тудырды. Анда "АКШ Әфганстанда максатына ирешә алмый. Хәзер без Гыйрак сугышында җыйган тәҗрибәне Әфганстанда кулланырга әзербез" дип язылган.

Гыйракта әл-Каидә эшчәнлеге белән канәгать булмаган динче радикаллар белән бергә хезмәттәшлек ителүен искә төшергән Обама, хәзер әлеге тәҗрибәне Әфганстанда да кулланып була, дигән карашта тора.

Яхшы хәбәр

Заманында Талибан белән сөйләшү башлау тәкъдиме белән чыккан Әфган президенты Хәмит Карзаи, Обама сүзләрен яхшы яңалык, дип каршы алды.

“Американ президенты Обаманың Әфганстанда тынычлыкка барган юлга, талибанның килешүгә әзер һәм тынычлык яклы даирәләре белән сөйләшүгә әзер булуын белдерүе, безнең өчен яхшы хәбәр. Бу безнең тәкъдимне куәтләндерә һәм без моны яклыйбыз", ди ул.

Әфганстан эчендәге кайбер белгечләр Гыйрак тәҗрибәсенең Әфганстанда нәтиҗә күрсәтүенә шик белән карап, тәкъдимне тәнкыйтьләде.

Узган ел Согуд Гарәбстан җитәкчелегендә гайре рәсми төстә узган талибан сөйләшүләрендә катнашкан, элек үзе дә талибан сафларында булган дипломат Абдул Саләм Заиф, килешүгә әзер булганнар белән экстремистларны аеру мөмкин түгел, дип әйтә.

"Әгәр АКШ ягы мондый фикергә килгән икән һәм Обама килешүгә әзер булганнарны экстримистлардан аерырга тәкъдим итә икән, моны беркем дә кабул итмәячәк. Бу ике кардәшнең янына килеп, берсен яратып аның белән уйнарга теләгәндә, икенчесен үтерергә җыенуын әйтүгә охшаган", ди Заиф.

ихлас сүз, еланны оясыннан чыгарыр...

Әйе ике кардәшне бер-берсеннән аерып булмас, әмма Пактика вилаяте вәкиле Надир Хан Катавази, әгәр сөйләшүләр ихлас башкарылса, бер кардәш икенчесен күндерә алыр дигән карашта тора.

“Талибан ягында да әлбәттә каршылыкны диолог аша чишәргә теләгән кешеләр булачак. Әгәр ике тараф та нәтиҗәле адым булдыру өчен, ачык күңеллелек белән сөйләшү башларга килешсә, эктримистлар да бу процесска күнәргә мәҗбүр булачак", ди ул.

Талибан АКШ җибәрәчәк өстәмә хәрбиләр белән көрәш өчен хәзердән үк чаралар күрә башлады.

Пакыстан һәм халыкара мәгълүмат чаралары Талибан башлыгының бердәмлеккә чакыруыннан соң, Пакыстанның Вәзерстан вилаятендәге талибан бүлекләренең узган айда изге сугышчылар берлеге исеме астында шура төзүен белдерә.
XS
SM
MD
LG