Accessibility links

Төрекләр белән уртак фильм булырмы?


Казанда үткән Төрек киносы фестивале вакытында әнә шул хакта да сүз булган.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла Казанда күрсәтелгән киноларның күбесен караган. Барсы да шәп, әмма дүртесе бигрәк тә күңелемә хуш килде, ди ул.

“Алар безгә бик якын. Кинолары реалистик, ниндидер сюрреализмнар белән баш катырмыйлар. Шуңа күрә халык рәхәтләнеп ял итеп карады ул фильмнарны. Аларда күбрәк драма һәм комедиясе дә бар. Актерлары бик көчле. Актер булса кино була дигән сүз. Режиссура да, операторлар да начар түгел. “Ак фәрештә” дигән фильм картлар йортындагы мәсьәләләр турында. Актеры шаккаткыч”, ди Рабит Батулла.

Батулла сүзләренчә, Төркиядән килгән кино сәнгате әһелләре Татарстан белән бергә уртак фильм төшерү теләкләре дә бар икәнне белдергән.

Рабит Батулла
“Режиссер, оператор, сценарист буларак та алардан өйрәнергә кирәк. Аларның тәҗрибәсе дә, мөмкинлекләре дә зур. Безнең профессиональ режиссер да, сценаристлар да бик юк дигән шикелле. Төрекләр белән бергә эшләү безгә мәктәп булыр иде”, ди Рабит Батулла.

Төркиядәге кино сәнгате 1908 елда барлыкка килгәч бүгенге көнгә кадәр гел үсештә генә булмаган. Моннан 40 еллар чамасы элек кино төшерү бөтенләй туктый. Киностудияләр, телекомпанияләр ябыла. Аңа кадәр исә, елына 150-200 кино төшерелгән була.

Менә соңгы 3 ел эчендә кино сәнгате кабат үсештә. Төркия кинематография берлеге рәисе Исмәгыйль Гюнәш белдерүенчә, хәзер елына 40-50 кино төшерелә икән.

Казанга сәфәрләре вакытында Төркия кино сәнгате әһелләре төшерелгән бөтен әсәрләрнең дә үзләрендә телевидениядән күрсәтелеп баруы турында да әйтте. Шулай ук алар төрле халыкара бәйгеләрдә дә катнаша. Соңгы ике елда төшерелгән “Ак фәрештә”, “Кыю йөрәк”, “Бәхет” фильмнары танылган фестивальләрдә бүләккә ия булган. “Бәхет” исә узган ел Канн фестивалендә җиңү яулаган.

Казан тамашачысына тәкъдим ителгәнче 9 фильм Казакъстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан һәм Үзбәкстанда күрсәтелгән. Максатлары - төрки дөньяга да үзләрен тагын да яхшырак таныту.

“Исәнмесез” дип аталган Казандагы чара вакытында Төркия ягы моңа кадәр күрсәтелгән илләрдә әлеге фестивальгә тамашачылар тарафыннан артык зур игътибар булмауны да әйтеп китте. Казанда исә һәр фильмны да тамашачы урындыкларга гына сыймыйча кинозал баскычларына да утырып карады.

Төрек киносының Татарстан башкаласына беренче сәфәре түгел. Узган ел “Русиядә Төркия мәдәнияте елы” уңаеннан Казанда бер атна буе “Мир” кинотеатрында 5 фильм күрсәтелгән иде. Әмма караучылар әллә ни күп булмаган.

Бу соңгы очрашудан соң, Казандагы консуллык вәкилләре, алга таба, тагын да зуррак залда, Төркиянең кино сәнгате белән кабат таныштыру теләкләре бар икәнлекне дә белдерде.
XS
SM
MD
LG