Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теләгәндә «Азатлык»ны тыңлап була


Туктар Урдалысы авылыннан килгән хат
Туктар Урдалысы авылыннан килгән хат

Татарстанның Лениногорски районы Туктар Урдалысы авылында яшәүче Ибраһимова ханым «Азатлык»ны тыңлауда авырлыкларга очраса да, радиодан аерылмый.

Ярты гасыр дәвамында «Азатлык» радиосы кыска дулкында эфирга чыкты. Шуңа өстәп соңгы елларда Татарстан дәүләт радиосы һәм FM ешлыгындагы «Яңа гасыр» радиосы аша тыңлаучыларга барып җитте. Соңгы вакытта җирле каналлар аша ретрансляция туктатылгач, тапшырулар кыска дулкыннар аша һәм интернет ярдәмендә таратыла. Хәзер тыңлаучылар шактый четрекле хәлдә калды.

Хәзерге чорда «Азатлык» радиосының озак еллар буе сыналган тыңлаучылары һәм яңа буынның интернет аша радионы күзәтүчеләре, дөресрәге, укучылары бер-берсеннән аерылып тора. Тыңлау өчен социализм заманнарында, махсус «глушилкалар» томалаган чакта «Азатлык» белән бәйләнешкә кертүче кыска дулкынлы радиоалгычлар кирәк. Ә алар хәзер кибетләрдә сирәк очрый. Милли үзаңы булган һәм төгәл оператив мәгълүматка күнеккән кеше барыбер үзе теләгән тапшыруны эфирдан эзли.

Менә шундыйларның берсе Татарстанның Лениногорски районы Туктар Урдалысы авылында яши икән. «Азатлык» радиосының Казан бүлегенә язган хатына ул үзенең фамилиясен генә күрсәткән - Ибраһимова, исеме һәм әтисенең исемнәре баш хәрефләре белән генә күрсәтелә. Ул болай дип яза:

«Без «Азатлык» радиосын глушить итә торган заманнардан бирле тыңлыйбыз. Хәбәрләрегез, сөйләү рәвешегез – барысы да күңелгә ятышлы. Әйтергә теләгәнем шул: сезне тыңлаучылар гына юк дәрәҗәсендә, шунысы үкенеч.

Элек без шәһәрдә яшәдек, бергә эшләүчеләрдән һәм таныш-белештән «Азатлык»ны тыңлаулары белән кызыксына идем. Уңай җавап кына ишетеп булмый.

Менә 11 ел инде авылда торабыз. Шул ук сорауны бирәм авылдашларга. Җавап шул ук. Кайсылары, «безнең радио «Яңа гасыр» тапшыруын гына тота», диләр. Чиле-пешле җыр кисәкләре белән генә күңел юанмый шул!

Бер арада «Яңа гасыр»да да «Азатлык»тан өзекләр бирә иделәр, хәзер инде ул да юк.»

Чыннан да, «Яңа гасыр» радиосында «Азатлык» тапшырулары башта 20 минутка калды, ә аннары бөтенләй туктатылды. Хәзерге радиолар мәгълүмат таратудан бигрәк күңел ачу өчен хезмәт итә. Димәк, хакыйкатькә, милли, сәяси тормыш турындагы мәгълүматка сусаган кешеләр «Азатлык» радиосын эзли.

Лениногорск районы Туктар Урдалысы авылында яшәүче тыңлаучыбыз радио тапшырулар турында гына түгел, ә хат язышу хакында да үз фикерләрен әйтә.

«Сезнең эшкә кагылмаса да, берсен генә языйм әле: Татарстанда бәләкәй форматта конвертлар чыга иде. Яратып ала идек, арзан да иде. Ә хәзер нәрсә? Урыс капчыгы хәтле (котсыз) зур, күзеңне чукып алырга торучы герблы, хатлар авиа белән йөртелмәсә дә, авиа дип штамп сугып, бәя арттыралар, ул гына җитмәгән, ай саен тагы бәя арта.»
Ахырда автор тагын тыңлаучылар турында әйтә:

«Сез радиодан сөйлисез дә, сөйлисез. Ә тыңлаучыларның күпме булуы белән кызыксынмыйсыз ахрысы. Тегендә бер, монда бер тыңлаучы гына булгач, мин моңа канәгать түгел. Үзем кебекләр белән сөйләшәсем килә.»

Менә шундый хат килде безгә Туктар Урдалысы авылыннан. Радио тыңлаучы С.А. Ибраһимова ханым тыңлаучыларның санын арттыру турында борчыла. Димәк, милли аңлы кешеләр ялгыз калырга теләми. Үзләре кебек үк радио тыңлаучыларны эзли. Ә бит алар бар. Шулай булгач, «Азатлык» радиосын тыңларга яратучылар җәмгыяте яисә клубы эшләп китәргә бик мөмкин.

Бу борчулы фикерләр куаныч хисе дә уята. Димәк, теләгәндә кыска дулкыннан әле дә «Азатлык» тыңлап була икән. Менә шушы тыңлау рәвешен башкаларга, бигрәк тә яшьләргә өйрәтергә иде.

Безгә хатлар языгыз. Әгәр дә Туктар Урдалысыннан С.А. Ибраһимова ханым язса һәм үзенең тулы исен күрсәтсә, башка фикерләре белән дә бүлешсә, бик шат булыр идек. Хатлар өчен адрес 420012, Казан 12, а-т 155
XS
SM
MD
LG