Accessibility links

Ания Туишевада уку - горурлык


Ания Туишева
Ания Туишева

“Әллүки” , “Сәгать чылбыры” кебек татар халык җырларын зәвык белән халыкчан башкаручы, Татарстанның халык артисты Ания Туишева Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укыта. Анда Ания Туишеваның шәкертләре әзерләгән концерт узды.

Шәкертләр татар халык җырларын, рус һәм көнбатыш композиторларының әсәрләрен башкарды. Төрле Башкортстан, Чаллы, Алабугадан җыелган укучылар Ания Туишева классында укулары белән горурлана.

Ания Туишева 80-нче еллардан ук үзен халыкчан җырчы итеп танытты. Хәзерге көндә эфирда тансык булган башкаручы турында көллият җитәкчесе Резеда Сабитовская:

“Ания Туишева бик зур җырчы. Яшь вакытта җыр һәм бию ансамблендә җырлады. Аңа кадәр Саратовта эшләде. Аны Татарстан халкы да, себер халкы да бик яхшы белә. Бездә 15 ел чамасы укыта, татар балаларына белем бирә”, диде.

Халыкара конкурс лауреаты, концертмейстер Алсу Абдуллина: “Ания Туишева классында укучылар татар халык җырларын зәвык белән башкарырга өйрәнәләр”, диде.
Эльвира һәм Эльмира Гыйльмановалар


“Безнең көллияттә һәрбер укытучы 4 ел эчендә укыган балаларның нинди уңышларга ирешкәнен ишетәселәре килә. Укучылар классик әсәрләрне дә бик рәхәтләнеп җырлый. Әмма халык җырларын башкару өчен тәлапләр бик зур. Шуның өчен без төрле алымнар белән өйрәтәбез”, диде Ания Туишева үзенең укучылары хакында .

Туишева иҗатына багышланган концертны Агыйдел шәһәреннән килеп, быел гына биредә укучы игезәк кызлар Эльвира белән Эльмира Гыйльмановалар ачып җибәрде.Бу кызлар узган ел“Йолдызлык- 2008” бәйгесендә дипломга лаек булган.

Җәй көне алар үзләренең язмышларын җыр белән бәйләргә теләп, шушы көллияткә укырга килә. Аларның әниләре Нәфисә дә кызларын укытыр өчен Казанга күчеп килгән. Хыяллары тормышка ашсын иде, ди әниләре.
XS
SM
MD
LG