Accessibility links

Кайнар хәбәр

Китап тыю "фестивале" туктатылырмы?


Русия дәүләт шурасы утырышында Равил Гайнетдин (у) дини китапларга дөрес экспертиза үткәрә алырдай федераль комиссия төзергә чакырды
Русия дәүләт шурасы утырышында Равил Гайнетдин (у) дини китапларга дөрес экспертиза үткәрә алырдай федераль комиссия төзергә чакырды
Чәршәмбе Тулада президент Дмитрий Медведев катнашында үткән Русия дәүләт шурасы утырышында Равил Гайнетдин Русиядә киң колач алган дини китапларны тыю гамәлләренә борчылу белдерде.

Равил хәзрәтнең бу четерекле мәсьәләне элегрәк тә күтәргәне бар иде. "Китап тыю фестивален" ул илнең иминлегенә янаган гамәл дип тә атаган иде. Шушы мәсьәләне ул дәүләт шурасының рухи тәрбиягә багышланган утырышында кабат күтәрде.

Мәсьәләне хәл итү өчен Равил Гайнетдин дин белгечләренең федераль шурасын төзергә чакырды. Бу шурага абруйлы белгечләрне, шул исәптән, ислам белгечләрен, психологлар, тел белгечләрен, юристларны кертергә тәкъдим итте.

Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә экстремизмга каршы көрәш дигән сылтау белән ислам диненә багышланган китапларны тыю гамәлләренә мөфти ризасызлык белдерде. Хәзрәт сүзләренчә, бу китапларның кайберләре "ислам диненең башка диннәрдән өстенлеген тәкърарлаган" өчен тыелган.

Ләкин, мондый фикер мөселманнарның изге Коръән китабында да бар. Шулай ук, Инҗил, Тәүрат китаплары да үз диненең өстенлеген тәкърарлый, диде ул.

Китап тыю - кемнең вазифасы?

Русиянең экстремистик материаллар исемлеген Российская газета беренче тапкыр 2007 елның июлендә бастырган иде. Юстиция министрлыгы каршындагы федераль теркәү хезмәте туплаган исемлектә ул чакта ни бары 14 исем иде.

Исемлек елдан ел үсә бара, хәзер анда 300-дән артык исем бар. Бу әсәрләр экстремизм турында эшләрне тикшерүче җирле мәхкәмә карарлары нигезендә өстәлә. Берничә дистә әсәр Башкорстанның Туймазы мәхкәмәсе карары белән кертелгән. "Татар халкының җиһады" исемле китап та бар.

Тыелган әсәрләрнең барысы да ислам диненә багышланган дигән сүз түгел. Мисал өчен, анда күп кенә урыс милләтчеләре әсәрләре дә бар. Шулай да, материалларның шактые ислам диненә карый. Күбесенең авторы да, нәшрияты да күрсәтелмәгән. Мисал өчен "Ислам нигезләре" исемле китап. Әйткәндәй, Равил хәзрәтнең үзенең дә нәкъ шундый исемдә дәреслеге бар.

"Нәрсә, хәзер инде бу китап та тыеламы? Бу кабул ителерлек түгел", диде ул бер әңгәмәдә. Шушы хәлгә тәртип салу өчен Равил Гайнетдин дини белгечләр шурасын төзергә тәкъдим итә.

Тыелган китаплар исемлеге кирәкме?

Равил Гайнетдин фикерен башка дин вәкилләре дә хуплый. Русиянең яхүд мәхәлләләре федерациясеннән Борух Горин тыелган китаплар исемлеге мөһим әйбер, ләкин ул исемлектә бары тик экстремистик материаллар гына булырга тиеш, юк исә ул дини төркемнәрне эзәрлекләү коралына әйләнергә мөмкин, диде.

Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге башлыгы Исмаил Бердиев андый исемлек кирәк дигән фикердә. Интерфакс агентлыгына биргән әңгәмәсендә ул динара нәфрәт тудырган китапларны тыеп кына калмаска, җыеп яндырырга чакырды.

Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин да андый исемлекне кирәк дип саный. Соңгы 15-20 елда бик күп шикле китаплар дөнья күрде, кайберләре хәттә Мәскәү мәчетләрендә сатыла, моңа киртә куярга кирәк, диде ул Интерфакс агентлыгына.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе белдерүенә тукталып, Хуҗин аның борчуларын аңлыйм, исемлектәге китапларның бер өлеше мөфтиләр шурасы мөһере белән чыккан, диде. Ә менә Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән диния назарәте чыгарган китаплар бу исемлектә юк, дип тә өстәде ул.

Тулада үткән утырышта президент Медведев дини текстларга дөрес бәя бирүне әһәмиятле эш дип атаган һәм үзенең идарәсенә дини белгечләр шурасын төзү мәсьәләсен тикшерергә күрсәтмә биргән.
XS
SM
MD
LG