Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ике министр вазыйфаларыннан китте


Президент Миңтимер Шәймиев Татарстанның милек һәм җир, шулай ук мәгариф һәм фән министрларының вазыйфаларыннан китү фәрманына кул куйды. Валерий Васильев һәм Наил Вәлиев икесе дә "Бердәм Русия" исемлегендә Дәүләт Шурасына депутат итеп сайланган.

Милек һәм җир министры урынына Татхимфармпрепарат ширкәтенең элекке җитәкчесе Азат Хамаев билгеләнер, дип көтелә. Хамаев узган елның декабереннән бирле министрның беренче урынбасары булып тора.

Мәгариф һәм фән министры вазыйфасына кем билгеләнәчәге әле фаразлана гына. Бу урынга министр урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәренең мәгариф идарәсен җитәкләгән Илсур Хәдиуллин, элек Хәдиуллин урынына эшләгән Илдар Галиәхмәтов дәгъва итә ала. Галиәхмәтов күптән түгел "Пирамида" күңел ачу үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Соңгы 4 елда мәгариф һәм фән министрлары инде өченче тапкыр вазыйфаларыннан китә.
XS
SM
MD
LG