Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Немцов Сочины үзгәртеп кормакчы


Сәясәтче Борис Немцов Сочи шәһәр башлыгы урынына дәгъва итә. Беренче тәкъдимнәрнең берсе - Олимпиаданы Русия буйлап җәелдерү.

Заманында Түбән Новгород өлкәсе башлыгы булган, Русиянең вице-премьеры дәрәҗәсенә кадәр үсеп җиткән, СПС ягъни Уң көчләр берлеге җитәкчелегенә кергән Борис Немцов яңадан сәяси сәхнәгә чыга. Ул яңа оешкан “Солидарность” хәрәкәте исеменнән Сочи шәһәре башлыгы сайлауларында катнашырга булды.

Шәһәр башлыгын сайлау 26 априльдә булырга тиеш. Бу урынга тагын Петербурдан һава ширкәте башлыгы, җирле эшмәкәр, хәрби пенсионер үз нәмзәтләрен күрсәткән иде.

Шулай ук ЛДПР фиркасеннән Андрей Луговойның да Сочи башлыгы урыны өчен көч сынашырга теләве хакында хәбәрләр чыкты.

Сочида соңгы бер елда шәһәр башлыклары 4 тапкыр алышынган. Соңгысы Виктор Колодяжный “Олимпстрой” оешмасына күчерелде. Аңа кадәр булганнары ялга китте яки башка кәнәфигә утырды. Хәзер яңа сайлаулар игълан ителде.

Борис Немцов, шәһәр башлыгы булып килергә Сочи кешеләре үзләре сорады, дип әйтә. Аның исеменә 400ләп иң абруйлы кеше имзалаган мөрәҗәгать җибәрелгән булган.

Сочи 2014 елгы Олимпиадага төзелешләр алып баруы, диңгезгә якын урнашуы, президентның ял итү биләмәсе урнашыу белән дә бик мөһим калаларның берсе булып санала. Немцов үзе аны Русиянең өченче иң мөһим шәһәре дип атый.

Борис Немцов бу каланың тормышын яхшы белүен күрсәтергә тырыша. Ул шушында тууын һәм беренче елларын Сочида үткәрүен искәртә. Русия хөкүмәтендә эшләгәндә Сочины электр белән тэәмин итү комиссиясендә катнашуын әйтә. Нәмзәт булып күрсәтелгәннән соң ул шәһәр яшәешенә караган кайбер белдерүләр белән чыкты.

Мәсәлән ул шәһәрдә сүз иреген якларга һәм төзелешләргә бәйле коррупциягә киртә куярга вәгъдә итә. “Мин беләсезме нәрсәдән башлар идем? Мин шәһәрдә цензураны бетерер идем. Сочи Путин Русиясендә беренче ирекле шәһәр булсын. Шәһәр башлыгы өчен беренче максат- Сочи халкын мондагы коррупция бандитизмыннан яклау булырга тиеш,” ди ул.

Демократ сәясәтче Борис Немцов премьер-министр Владимир Путин исеме белән бәйләп әйтелә торган 2014 елгы кышкы Олимпиадага да тәнкыйть белдерә.

Төзелешләрнең күбесе әле башланмаган, стадионнар төзелгән очракта алар 2014 елдан соң яраксыз хәлгә киләчәк, аларны кулланып булмаячак, дип саный Немцов.

Ул шәһәрнең җылы урында урнашуын искәртеп, Олимпиаданың тауларда үткәрелеп була торган ярышларын гына Сочида уздырырга тәкъдим итә. Кышкы уеннарны, чангы шушу, хоккейны Русиянең башка калаларына күчерергә кирәк, ди ул.

Аерым алганда, хоккей һәм чаңгы шушу ярышларын Мәскәү өлкәсендә, биатлонны Ханты-Мансида уздырга була, ди Немцов. Ул Казанны атамый. Татарстан башкаласының 2013 елгы Универсиданы уңышлы үткәргән очракта, халыкара ярышларны уздыру тәҗрибәсе булыр иде.

Әмма шул ук вакытта Немцов, бу тәкъдименең тормышка ашыру шактый авыр булачагын да таный. Олимпиаданы үткәрү гаризасы бирелгәндә бер төрле шартлар игълан ителгән иде, хәзер аларны алмаштыру, бу эшкә яңа баштан тотыну дигән сүз. Бу хакта Немцов “Ежедневный журнал”га биргән әңгәмәдә әйтә.

Борис Немцовның сайлану ихтималы зурмы?

Моңа кадәр Русиядәге сайлауларда күбесенчә “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре яки хакимиятләргә якын нәмзәтләр җиңеп килде. Сочи кергән Краcнодар өлкәсе башлыгы Алекстандр Ткачев шулай ук “Бердәм Русия” фиркасеннән. Немцов үзен оппозиция вәкиле итеп таныта һәм мөстәкыйль карарлар кабул итәргә жыенуы турында белдерә.

Моңа кадәр Сочи башлыгы урынында күбесенчә губернатор Ткачев тәкъдим иткән нәмзәтләр эшләгән. Немцов үзе сайлауларда җиңәчәгендә шикләнмәсә дә, хакимиятләрнең хәрәмләшүләр оештыру, административ ресурсны куллану мөмкинлеген инкарь итми.
XS
SM
MD
LG