Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда укыганнар Төркиядә дәвам итә алачак


Казан – Татарстанның югары уку йортларын тәмамлаучылар киләсе елда белем алуын Төркиядә дәвам итә алачак.

Төркия университетларында, магистратура һәм аспирантурада, Татарстанга 7 стипендия бүленгән.

Бу стипендияләр Төркия белән Татарстанның фән һәм мәгариф министрылыгы арасындагы килешү нигезендә булыдырылаган.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бәйгедә югары белеме булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр стипендиядән тыш тулай торак белән тәэмин ителәчәк. Төрек телен белмәүчеләр бер ел тел өйрәнүгә җибәрелә.

Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы гаризаларны 1 апрельдән кабул итә башлый.
XS
SM
MD
LG