Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК җитештерү күләмен үзгәртмәскә килеште


Вена – ОПЕК оешмасына кергән илләрнең министрлары Венада нефть бәясе төшү һәм кризис аркасында нефтькә ихтияҗ кимү сәбәпле туган вазгыятьне тикшерде.

Министрлар нефть җитештерү күләмен май аена кадәр үзгәртми торырга килешкән.

ОПЕК илләренең рәсми җитештерү күләме бүген көненә якынча 25 миллион барел тәшкил итә.

Узган ел ОПЕК көндәлек җитештерүне 4.2 миллион барелгә киметкәч, нефть бәясе бер мичкәгә 32 доллардан, хәзерге 46 долларга күтәрелде.

Катар энергетика министры Абдулла Әл-Аттия сүзләренчә, ОПЕКның киләсе очрашуы 28 майда Венада үтәчәк.
XS
SM
MD
LG