Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чавез: Венесуэлада Русиянең хәрби базасы булмаячак


Венесуэла президенты Уго Чавез Русиянең хәрби очкычлары Венесуэлага килә ала, әмма Мәскәүнең биредә хәрби база төзү планнары юк, дип белдерде.

Шимбә көнне генерал Анатолий Жихаев, Венесуэла тәкъдим иткән берәр утрауда бомба ташучы очкычлар урнаштырылырга мөмкин, дип белдергән иде. Жихаевның бу сүзләрен китергән Интерфакс мәгълүмат агентлыгы шулай ук, хәрби очкычларының Кубага куелу ихтималын да хәбәр итте. Кремь Жихаевның сүзләрен "фаразлар" гына дип бәяләде.
XS
SM
MD
LG