Accessibility links

“Дусларга сукмак” кыскарган


Төмән эфирындагы татарча радиотапшыру атнасына бары тик 10 минут кына калган. Шулай да аның 20 еллыгын билгеләп үттеләр.

“Регион-Тюмень” дәүләт телерадиоширкәтендә эфирга чыгучы бу “Дусларга сукмак” тапшыруын Төмән өлкәсе Милли эшләр комитеты финанслый. Әлеге комитет хезмәткәре Рифкать Нәсибуллин сүзләренчә, дөньядагы финанс кризисы нәтиҗәсендә тапшыру 10 минутка гына калган. 2009 ел башына кадәр ул атнасына 20 минут булган.

“Хәзер авыр вакытлар. Татар теле бетмәс, әйбәт вакытлар җитәр дип уйлыйм. Тапшырулар 10 минут кына түгел, ә озынрак та булыр”, ди Рифкать Нәсибуллин.

“Регион-Тюмень” дәүләт телерадиоширкәте мөдире Анатолий Омельчук “Дусларга сукмак” тапшыруының 20 еллыгына багышланган тантанада: “Бу тапшыру әни сүзе кебек. Әни сүзе безгә ничек якын булса, тапшыру тыңлаучыларга шулай якын”, диде. Һәм тамашачылар алдында вакытын арттыру мөмкинлекләрен эзләргә вәгъдә бирде.

Төмәндә татар иҗтимагый оешмалары дистәгә якын. Ләкин аларның берсе дә, шул исәптән өлкәдәге милли-мәдәни автономия дә, радиотапшыруның зур булмаган бу бәйрәмен үткәрү теләге белән чыкмаган. Бу чараны оештыруны “Регион-Тюмень” үз өстенә алды. “Дусларга сукмак”ны оештырып җибәрүчеләр, төрле вакытларда аны алып барганнар белән телеэфирда ярты сәгатьлек “турыдан туры” тапшыру булды.

Тамашачылар эфир вакытының бик кыска булуына зарланып сораулар бирде. Радионың баш мөхәррире Игорь Емельянов сүзләренчә, бу мәсьәлә алга таба күтәреләчәк.

Билгеле булганча, “Регион-Тюмень” ВГТРКның төбәктәге вәкиле. ВГТРК хәзер бары тик өлкә хәбәрләре чыгарылышларын гына финанслый. Ә калган тапшырулар өчен “Регион-Тюмень” үзе акча табарга тиеш. Моннан 4-5 ел элек хәлләр бөтенләй башка иде. Татар телендәге тапшыруларга да, өлкә радиосының башка тапшырулары өчен дә акча Мәскәүдән килде. Вертикаль идарә ныгый башлагач, хәлләр кискенләште. Мәскәү финанслаудан баш тартты.

“Дусларга сукмак” тапшыруы атнасына бер тапкыр һәм 50 минут кына булып чыга башлагач, хакимияттәге рәсмиләр өлкәдәге барлык халык белән чагыштырганда татарларның “өлешенә тигән көмеше” ул дип белдерде. Аннан тапшырулар ярты сәгатьлек, аннан 20 минутлык булып калган иде.

Милләтпәрваләр татар телендәге радиотапшыруның 10 минутка гына калуын Русиядәге милләтләргә булган мөнәсәбәтнең чагылышы дип бәяли. Әйтергә кирәк, күп өлкәләрдәге “милли аваз” я нык кыскарды, күп җирдә бөтенләй бетте.

Тапшыруны тыңлаучы да югалта башлаган икән. Беренчедән, халык бүген Ғмда утыра, ә “Дусларга сукмак” урта дулкыннарда чыга. Икенчедән, атна уртасында 11 сәгать 20 минутта кем радиосын боргалап утырсын, эш вакыты бит ул. Аны тапканчы 10 минут уза да китә. Өченчедән, бу тапшыруларны алып барган Рәүфә Кангазина да, җитди сөйләшүләр оештырып булмый, вакыты кыска, шуңа үз итми башладылар, ди.

Кангазина үзе “Яңарыш” – татарча өлкә газета хезмәткәре. Кайбер тыңлаучылар, радиотапшыруларның газетаның эфирдагы күзәтүенә әйләнеп калуына да ризасызлык белдерә.

Шулай да, Төмән тирәсендә яшәүчеләр татарча авазлардан бөтенләй мәхрүм түгел. Менә бер елга якын инде ҒMда “Татар радиосы” сөйләп тора. Бер эшмәкәр Ялутор шәһәренә тәлинкә куеп иярчен аша килгән дулкыннарны тарата. Ул Төмәннән 100 чакрым тирәсе. Төмән тирәсендә дә әлеге Казан радиосын тыңлаучылар аз түгел икән. Шулай ук бу “Татар радиосы” кысаларында өлкә яңалыклары кисәге дә бар.

“Ул эшмәкәр тагын тәлинкәләрне Төмәндә, Тоболда да куярга һәм татарлар күпләп яшәгән урыннарга радио авазларын таратырга тели”, ди Рифкать Нәсибуллин. “Татар радиосы”н Төмәнгә китергән эшмәкәрнең татар радиосы өчен Милли эшләр комитетыннан бирелә торган акчага ия булып, өлкә яңалыклары өлешен зуррак итү теләге дә юк түгел.

“Регион-Тюмень” телерадиоширкәтендә беренче тапшыру 50 минут булып 1989 елның 17 февралендә, Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең I корылтае ачылган көндә, эфирга чыккан иде. Узган гасырның 90 елларыннан алып 2004 елга кадәр һәр атна саен шимбә көнне бер сәгатьлек “Дусларга сукмак” һәм һәр якшәмбе 50 минутлык булып “Ишеттем мин бүген бер моңлы көй…” тапшырулары сөйләп килде.
XS
SM
MD
LG