Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатами Мусави файдасына чигенде


Хатами (c) 12 июньдә тарафдарларын Мусавига (у) тавыш бирергә чакырды
Хатами (c) 12 июньдә тарафдарларын Мусавига (у) тавыш бирергә чакырды
Сайлауда катнашу ниятен белдергәннән соң бер вакыт узуга, Хатами көрәштән чыгуын белдерде. Сишәмбе үзенең интернет сәхифәсендә ул "реформачыл көчләр арасында бүленешкә юл куймас өчен" намзәтен алуын игълан итте.

Илнең элекке реформачы президенты 65 яшьлек Мөхәммәт Хатами үзенең тарафдарларын икенче реформачы намзәт, элекке премьер-министр Мир-Хөсәен Мусавига тавыш бирергә өндәде. Илдәге вазгыятьне үзгәртү өчен аның көче җитәрлек, диде ул.

Мәһди Каруби
Илнең хәзерге кадими җитәкчесе Мәхмүт Әхмәдинеҗат 12 июньдә кабат сайланырга тырыша. Хатаминың чигенүе аның эшен күпкә җиңеләйтә. Хәзер Әхмәдинеҗат һә Мусави, йә тагын бер реформачы намзәт, элекке мәҗлес рәисе Мәһди Карубига каршы көрәшергә тиеш булачак.

1997-2005 елларда ике мөддәт президент булып торган Хатами, биргән вәгъдәләренең күбесен үти алмаса да, ислам республикасы тарихына иң либераль президент булып кереп калды. Аның чорында кайбер социаль чикләүләр алынды, хөкүмәткә беренче тапкыр хатын-кыз кертелде.

Хатами үзенең белдерүендә Мусавины Иран халкының хокукларын һәм иреклеген җитди рәвештә яклый алырдай намзәт дип атады. Әммә кайбер белгечләр аның җиңә аласына шикләнә. Анда Хатамида булган харизма юк, ди Иранның реформачыл журналисты Аббас Сафайфар:

"Һәрхәлдә яшьләр, студентлар арасында Мусавиның абруе түбән. Фикер белешүләргә караганда, студентларның күбесе аны белми. Күпләргә аның исеме таныш түгел. Хәзерге вазгыятьтә бу бик мөһим."

Мусави 1981-89 елларда премьер-министр булып эшләде, ягъни, Иранда бу вазыйфа бетерелгәнчегә кадәр. Хәзерге вакытта ул муафәкать шурасы әгзасы булып тора.

Иранның рухи җитәкчесе Аятолла Али Хөмәнеи Әхмәдинеҗад намзәтен хуплый. Ислам республикасында бар мөһим мәсьәләләрдә, шул исәптән, тышкы сәясәттә, соңгы сүзне нәкъ менә ул әйтә.
XS
SM
MD
LG