Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәддам кешеләрен җәзалап үтерүне таләп итәләр


Гыйрак хөкүмәте ил президентына Сәддам Хөсәиннең туганнан туганы "Химик Али" исеме белән танылган Али Хәсән әл-Мәҗидне, элекке саклану министры Солтан Хәшимне һәм элекке гаскәр башлыгы Хөссәин Рәшид Мөхәммәдне җәзалап үтерүне сорап мөрәҗәгать итте. Аларга 1988 елда көрдләргә каршы җинаятьләре өчен үлем җәзасы билгеләнгән.

Президент Җәләл Талабани һәм вице-президент Тарик әл-Хәшими, алар Сәддам фәрманнарын үтәргә мәҗбүр булган, дип үлем җәзасын гамәлгә ашыруга каршы иде.
XS
SM
MD
LG