Accessibility links

Алладанмы, әллә маймылданмы?


Дарвин теориясенә ышанучылар кимегән саен кешеләрне Ходай бар иткән дип санаучылар арта. Галимнәрнең моңа үз аңлатмасы.

Казан медицина университеты галиме Рамил Гәрәев фикеренчә, соңгы елларда җәмгыятькә дин тирәнрәк үтеп керә һәм шул сәбәпле, халыкның фикере дә үзгәрә.

Чыннан да 2006 елдан бирле кешеләр маймылдан барлыкка килгән дип санаучылар 5%ка азайган.

“Элек безнең илдә кеше нәрсәгә укыталар шуңа ышанырга тиеш булды. Ягъни кешеләр маймылдан чыккан, Дарвин шулай өйрәткән һәм ул ялгышырга мөмкин түгел диләр иде. Ә хәзер күбрәк кызыксыналар һәм халыкның аңы да арта бара”, ди Гәрәев.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларыннан күренгәнчә, башлангыч һәм тәмамланмаган урта белемлеләр арасында кеше Ходай тарафыннан яратылган дип уйлаучылар күбрәк икән. Ә белеме югарырак булганнар алай дип санамый. Ягъни күбрәк Дарвин теориясе яклы.

Гәрәев бу өлкә әле исбатланмаганын әйтә һәм кайберләрнең Дарвин теориясе уку программаларыннан алынырга тиеш дигән фикер белән дә килешми. Ә өлкәнрәк кешеләр әлеге теория мәктәптә укытылырга тиеш түгел дип саный.

“Мисал өчен хәзер массакүләм мәгълүмат чаралары һәм интернет уфология, ягъни кеше башка планетадан да килү мөмкинлеге турында күп яза. Бу да бик ихтимал. Әлбәттә, альтернатива да булырга тиеш”, ди ул.

Гәрәев Дарвин теориясенә әле азмы-күпме ышанырга була, чөнки ул фәнни нигезләнгән дип саный. Әмма төптән уйлаганда бу авыр мәсьәлә булып калуын да әйтә.

Аның фикеренчә, совет заманындагы кебек халыкны бер юнәлештә генә уйларга мәҗбүр итү дөрес түгел. Ул киләчәктә кешенең кайдан барлыкка килүе исбатланыр дип уйлый.
XS
SM
MD
LG