Accessibility links

Онны икмәккә алыштырмыйлар


Яңа гына Казанда кризиска каршы исәп-хисап, товар үзәге ачылды. Ул ширкәтләр җитештергән товарны сатып бирергә вәгъдә итә.

Башта аның исеме бартер үзәге дип аталганда, республика эшмәкәрләре дә, журналистлар да аңа артык ышаныч белдермәде. Чөнки белгечләр бартерны өнәп бетерми, аны икътисадны артка сөйрәүче гамәл буларак бәяли. Кем әйтмешли, бер капчык онга, ике чиләк цемент дигәндәй, нәтиҗәдә исә эшнең ахыры акча, табыш китерү белән төгәлләнми. 90нчы еллар кризисы бартерның барып төртелүгә китерүен ачыктан ачык күрсәтте, ди белгечләр.

Әлеге үзәкнең оештыручысы эшмәкәр Герман Стерлигов та бартерның искерүен һәм нәтиҗәсез булуын әйтә.

Берничә көннән соң яңа оешманың исеме кризиска каршы исәп-хисап һәм товар үзәге дип үзгәртелде. Димәк бу үзәккә бер кулыңа тавыгыңны, икенче кулыңа тавыгың салган йомыркаларны кыстырып барып, аларны бодайга алмаштырып булмаячак. Бүген үзәкнең өченче исеме дә билгеле. Үзәкнең Казандагы вәкилләре аны товар әйләнешен бәйләүче глобаль челтәр дип атый. Әмма үзәкнең исеме тагын алмашырга мөмкин, ди алар. Исеме ничек кенә үзгәртелсә дә, асылда бу оешма бартер белән түгел, ә икътисадны ныгыту белән шөгыльләнәчәк, ди үзәкне оештыручыларының берсе Илдар Орлов.
Илдар Орлов

“Бартер ул - мин сиңа икмәк, син миңа он бирәсең дигән сүз. Безнең үзәктә ширкәтләр арасында андый алыш биреш юк. Бер ширкәт үзе җитештергән товарны сатуга чыгара, кемгә кирәк шул сатып ала. Икенче ширкәт үз товарын сатуга чыгара. Нәтиҗәдә челтәр барлыкка килә. Соңы вакытта кризис сәбәпле икътисадта акча әйләнеше нык кимеде. Без ширкәтләр арасында товар әйләнешен арттырып, акча әйләнешен дә арттырырга тырышабыз. Нәтиҗәдә ширкәтләр үзләренең җитештерү күләмен саклап кала ала.”, ди Орлов.

Үзәкнең эшләү тәртибен Илдар Орлов болай аңлатты:

“Бүген кризис сәбәпле җитештерүче ширкәтләр үз товарларын сата алмый. Безнең үзәк ачылгач исә сату мөмкинлеге күбәя. Җитештерүчеләр үз товарларын безнең аша да сата ала. Бу үзәккә мөрәҗәгать иткән өчен ширкәт акча түләми. Без товарны саткан очракта гына, табышның 1%тын үзебезгә алып калабыз”, ди Орлов.

Үзәкнең төп оештыручысы Герман Стерлигов әйтүенчә, төбәкләрдәге үзәкләрдә сату-алу күләме билгеләнмәгән. Мәскәүдә исә, тәкъдим ителүче товар 25 миллион сумнан да ким булмаска тиеш.

Илдар Орлов сүзләренчә, бүгенге көндә кризиска каршы мондый үзәкләр Англиядә, АКШта, Кытайда, Русиянең Түбән Новгород, Мәскәү, Красноярски, Иркутски һәм башка шәһәрләрендә ачылган. Русиядә 26 үзәк төзелгән инде. Әмма кризистан чыгыр өчен мондый 2000гә якын үзәк булдырырга кирәк икән.

Бу үзәкләр үзләре нинди акчага төзелгән соң. Оештыручылар сүзләренчә, һәрбер үзәк 51%ка Мәскәүдәге төп оештыручы хисабына төзелә. Калган 49%ны төбәктәге эшмәкәрләр үз өстенә ала. Татарстанда кризиска каршы үзәкне төзүдә кайсы ширкәтләр катнашуын исә, Илдар Орлов бизнес сере дип әйтмәде. Җәмәгатьчелеккә аларны белү мөһим түгел, ди ул.

Оештыручылар сүзләренчә, үзәкнең эшли башлавына өч кенә көн булса да, күп ширкәтләр кызыксыну белдергән. Казанның Компрессор заводы исә, үзәк белән килешү дә төзегән.

Икътисад белгечләре исә, Герман Стерлиговны шактый үзенчәлекле, башкаларга охшаш булмаган фикер йөртүче шәхес дип бәяли. Шуңа да күп кенә эшмәкәрләр әлегә аның үзәкләренә ышанып бетә алмый. Әмма белгечләр, кризис көчәйгән саен, кризиска каршы төзелгән үзәкләргә караш үзгәрергә мөмкин, ди.




XS
SM
MD
LG