Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзеңнекен урлау - урлау түгел


Уфада төзелә башлаган Җәмигъ мәчетенең акчалары урлануын хәбәр иткән идек.

Аңа 300 миллион сум хәйрия акчасы күчерелгән иде. Контроль-хисап палатасы аның 70 миллионының максатсыз куллануын ачты. Прокуратура әлеге уңайдан тикшерү үткәрде. Республика прокуроры урынбасары Игорь Кукса моның җинаять булмавын хәбәр итте.

Эш шунда, иганәчеләр акчаны турыдан-туры мәчетне төзегән ширкәткә күчергән булган. Ә әлеге ширкәттә акча югалу ул “үзеңнекен үзе алу” гына булып тора һәм шуңа күрә җинаять эше ачып булмый.
XS
SM
MD
LG