Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат мәете Уфага кайтарылды


6 март көнне Көньяк Осетиядә Уфа егете Сергей Дмитриев мәрхүм булды.

Сергей һәм тагын берничә хәрби юл фаҗигасенә тарыган иде. Алар утырган машинага башка бер машина килеп бәрелгән. Йөртүчесе исерек булган. Бу фаҗига Владикавказ-Цхенваль юлында булган иде. Анда Сергей Дмитриевтан башка тагын бер хәрби үлде.

Сергейның хезмәтен тутырырга нибары ике ай вакыт калган булган. 18 март аның мәете очкычта Мәскәү аша Уфага кайтарылды. Мәрхүмне 19 март көнне җирләделәр.
XS
SM
MD
LG