Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран беренче иярчененең максатны үтәвен белдерә


Иран телевидениесе илнең үзендә ясалып узган айда галәмгә очырылган беренче иярчен үз бурычын үтәде дип хәбәр итә.

Иран галәм белгеченең иярчен үз эшен уңышлы тәмамлады дигән сүзләре китерелә.

Аның әйтүенчә, Иран Ислам инкыйлабының 30 еллыгына туры китереп очырылган иярчен галәмдә тагын 38 көн булганнан соң кире җир атмосферасына кайтачак.

Иран галәмгә Өмет иярченен очырганнан соң халыкара җәмәгатьчелекнең Иранда көчәя баручы технологияләр сугыш максатларында кулланылырга мөмкин дигән борчылуы тагын да артты.

Иран галәм һәм атом технологияләрен хәрби максатларда үзләштерүен кире кага.
XS
SM
MD
LG