Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин чорында түрәләр нык арткан


Владимир Путин хакимияте чорында Русиядә төрле дәрәҗә дәүләт хезмәткәрләре саны 2 мәртәбә диярлек арткан.

Федераль дәүләт статистика хезмәте илдәге төрле дәрәҗә дәүләт хезмәткәрләре санын игълан итте.

2008 елның 1 октябренә аларның гомуми саны 846307-гә җиткән.

Бу 1999 елның 1 гыйнварындагы саннан 1.74 мәртәбә күбрәк.

Дәүләт хезмәткәрләре саны бигрәк тә төбәкләрдә арткан. Анда артым 2.25 мәртәбә булган.

Дәүләт хезмәткәрләренең күпчелеге хатын-кызлар.

Әмма төп карар итүчеләр ирләр.
XS
SM
MD
LG