Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cусызлыкка чара: су юллары


Истанбулда дөньяның 130 иленнән су форумына җыелган рәсмиләр, активистлар һәм эшкуарлар сусызлык белән көрәш ысулларын барлап чыкты.

Нәтиҗәдә, суга бай илләрдәге суны, сусыз илләргә җибәрү турында фикергә килделәр.

Дөньяда төрле табигать һәм климат үзгәрешләре сәбәпле, бүген җир шарында су һәр җирдә җитми. Бу очракта суга мәхрүм илләр су табу мөмкинчелекләрен эзли, күп очракта башка илләрдән су сатып алырга тиеш була.

Европа Берлеге комиссиясе сусызлык белән көрәш максатында, Австриянең карлы Альп тауларындагы суны Греция һәм Испаниягә ташу өчен махсус су юлы төзү мөмкинчелекләрен карый.

Моннан аермалы буларак, 19 гасыр урталарында Суэш каналын төзегән ширкәт, Франциянең Роон елгасындагы суны Барселонага ташу өчен канал төзүне тәкъдим итте.

Акча мәсьәләсе

Штокһолм халыкара су институты башлыгы ярдәмчесе Андерс Бернтел, барлык тәкъдим ителгән планнар чыннан да игътибарга лаеклы, ләкин уртак проблем бар - аны төзү бәяләре кыйммәт, ди.

"Суга мул җирдән суны сусыз җиргә ташу өчен каналлар төзү, сусызлык белән көрәшкә җавап, ләкин бу бик кыйммәткә төшә", ди Андерс Бернтел.

Моңа өстәп ул, дәүләтләр арасында булачак канал проектлары алдында бик күп сәяси кертәләрдән кала, җирле халыкны күндерү дә бик авыр булуын искә алды.

“Кешеләр үз җирләрендәге суны югалтасы килми. Чөнки су читкә киткән очракта халыкта, бу экололик яктан зыян китерер мөмкин дигән караш бар”, ди Бернтел.

Сәяси киртәләр

Шулай да, су юлы төзү алдында торган шикләрне тарата алган илләр, зур булмаса да, су белән тәэмин итүче кече проектларны башлап җибәрә алды.

Мәсәлән, Төркия Анталия тирәсендә Ак диңгезгә койган Манавгат елгасында 150 миллион долларлык су порты төзеде. Элекке нефть танкерлары да су ташуга яраклы хәлгә үзгәртелде. Хәзер әлеге порттагы гади елга, яисә сафландырылган су, суга ихтыяҗ булган илләргә сатыла.

2002 елда Израиль Төркия белән танкер ярдәмендә елына 50 миллион кубометр су сатып алырга килеште. Бу килешү 20 ел эчендә Төркиягә 1 миллиард долларлык файда китерәчәк.

Израиль суны Төркиядән турыдан-туры су үткәргеч аша сатып алырга теләсә дә, Сүрия кебек Израильгә дошман илләр, бу проект алдында зур киртә булып тора. Бу хәл исә, су төзү юлларында бары тик финанс яктан түгел, ә сәяси яктан да зур киртәләр булуын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG