Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста ришвәтчелек арта


Русиядә көннән-көн кризиска каршы чараларга бюджет акчалары күбрәк бүленеп бирелә. Әлегә аларны тикшерү, күзәтү юк. Шуңа күрә, якын арада илдә ришвәтчелек тагын да артырга мөмкин, ди белгечләр.

Русиянең ришвәтчелеккә каршы милли комитеты мәгълүматларына караганда, илдә елына 300 миллион доллар ришвәт бирелә. Комитет җитәкчесе Кирил Кабанов сүзләренчә Русиядә ришвәт буларак бирелгән акчаның да күпмедер өлешен кире ришвәт итеп бирү киң таралган.

Татарстанда ришвәтчелек юк дип мактанып булмый. Сер түгел, узган бер тикшерү нәтиҗәләре буенча республика Русиядә хәтта икенче урынга ук чыкты.

Белгечләр фикеренчә, кризсис вакытында түрәләр “ятып калганчы, атып калыйк” дип тагын да күбрәк ришвәт ала башларга мөмкин. Чөнки авыр вакытларның кайчан тәмамланачагын беркем дә белми.

Казан дәүләт энергетика университеты галиме, сәясәт белгече Наил Мөхәррәмов кризис шартларында бөтен кимчелекләр тагы да катлауланачак, ди.
Наил Мөхәррәмов

“Кризис шартларында ришвәтчелекнең артуы табигый хәл. Ул кыенлашып бара торган тармак. Билгеле ул акчаларның бер кулдан икенчесенә күчүе генә түгел, ә кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне боза торган күренеш. Акча бирү очрагы бәлки кимер, әмма ришвәтчелек үзе җәмгыятьтә киңрәк җәелергә мөмкин. Шуңа күрә, кризиста ришвәтчелек кимер дип көтәсе юк”, ди Наил Мөхәррәмов.

Белгечләр фикеренчә, Русия җитәкчеләренең күбесе һөнәри үсеш турында уйламый, ә бүгенге көндә булган вазыйфаларыннан файдаланып калырга тырыша. Кирил Кабанов сүзләренчә, күбрәк ришвәт алган саен, түрәләр үзләренең яшәү минимумын билгели. Һәм алар бу дәрәҗәдән түбәнрәккә төшә алмый. Шуңа күрә, кризис булуга карамастан, ришвәт күләме хәзер дә кризиска кадәр булган кебек, ди ул.

Казан дәүләт технология университеты галиме, сәясәт белгече Сергей Сергеев Татарстандагы ришвәтчелеккә мондый мөнәсәбәт белдерә.
Сергей Сергеев

“Татарстанның үзенчәлеге шунда, монда нинди генә зур конфликт булмасын ул бер гаилә эчендә хәл ителә. Әмма шул ук вакытта аны кешегә сиздермәскә тырышалар. Минемчә кризис ришвәтчелеккә әллә ни тәэсир итмәс. Аның күләме шулай ук калыр, әмма ришвәт алу ысуллары төрлеләнер. Чөнки ришвәт ул бюджетны аннан моннан кимерү. Кайбер бюджет акчалары арта, икенчеләре кими, шуңа бәйле. Җитәкчеләр ятып калганчы, атып калырга тырыша дию, исә бераз пафослырак төшенчә. Минемчә, хәзерге вакытта исә Татарстанда ришвәтне артык һаваланмыйча, тыныч кына алу дәвам итә”, ди сәясәт белгече Сергей Сергеев.

Ришвәт сорап түрә-кара гына түгел, ә гади хезмәткәрләр дә кулын суза. Әле яңа гына Яшел Үзәндәге бер хастаханәдә дәваланып чыккан Дания апа (исеме үзгәртелде) бүлмәләрендәге идәнне юган өчен дә җыештыручыга 20 сум акча бирүләре турында әйтте. Әгәр акча бирмәсәң, ул юеш чүпрәге белән синең ятак астыңа да керми һәм ятак тирәсендәге идәнне дә сөртми икән.

Табипларның ачыктан – ачык итеп дәвалау бәясен әйтүләре беркемгә дә сер түгел. Татарстанда бер яктан караганда бөтен кеше бирә, бөтен кеше ала булып чыга кебек.

Әмма төрле проектлар, фестивальләр үткәрү, тендорлар откан өчен бирелгән акчаның бер өлешен ришвәт итеп кире кайтару кайвакытта күп санлы миллионнар белән исәпләнә, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG