Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һармуз бугазында АКШның 2 хәрби көймәсе бәрелеште


АКШ диңгез көчләре Иран белән Гарәп ярымутравы арасында Һармуз бугазында АКШның 2 хәрби көймәсе бәрелешүен белдерә.

Аларның берсе Һартфорд атом су асты көймәсе булган. Әмма аның атом корылмаларына зыян килмәгән.

Нью Орлеанс көймәсе белән булган бу бәрелешү нәтиҗәсендә 15 диңгезче җиңелчә яраланган.

Икенче көймәнең ягулык саклагычына зыян килеп диңгезгә ягулык аккан.
XS
SM
MD
LG