Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев АКШ белән мөнәсәбәтләр яхшыруга өметләнә


Русия президенты Дмитрий Медведев апрель башында АКШ президенты Барак Обама белән очрашуда АКШ белән мөнәсәбәтләрне чын-чынлап яңа баштан коруга өметләнүен белдерде.

Медведев Обама белән 1 апрельдә 20лек саммиты алдыннан очраша.

Джордж Буш хакимияте чорында Вашингтонның Европада ракета калканы урнаштыру нияте һәм Русиянең Грузиядәге сугышы тәэсирендә Мәскәү-Вашингтон мөнәсәбәтләре бик нык киеренкеләште.

Бүген Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков Русия салкынаюның иң түбән ноктасы инде үтелде дип исәпли диде.
XS
SM
MD
LG