Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наркотиклар әйләнеше арта


Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре журналистлар белән матбугат очрашуын үткәрде.

Журналистлар белән сөйләшүдә Башкортстанда наркотикларга бәйле вәзгыять турында тәфсилле мәгълүматлар бирелде. Башкортстанга наркотиклар агымы һаман саен арта бара. Узган елда Башкортстанда әфьюннәргә бәйле 900-дән артык җинаять теркәлгән. Бу исә, 2007 ел белән чагыштырганда, 22 процентка артыграк килеп чыга.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе башлыгы Валерий Кокин әйтүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 500-дән артыгы авыр һәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә.

“480 очрак әфьюннәр белән алыш-биреш итүгә бәйле. Республикада тикшерелгән җинаять эшләренең 86сында җинаятьчел төркемнәрнең катнашкан булуы мәгълүм. Шулай ук 40тан артык наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, ди Кокин.

Башкортстанга Украинадан көчле тәэсир итүче матдәләр кертү юлы ябылуы турында да әйтте наркотикларга каршы көрәш идарәсе җитәкчесе. Әфьюннәр, нигездә, Әфганстан, Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә Башкортстанга. Җинаятьчеләр зур-зур төркемнәргә дә берләшеп үзләренең кырын гамәлләрен киң җәелдерә.

Башкортстанда синтетик әфьюннәр җитештерү очраклары да ачыклана. Башкортстанның кечерәк шәһәрләрендә дә әфьюнчеләр арта. Бу атнада гына да Нефтекама һәм Яңавыл шәһәрләрендә 6 наркопритон ачыкланган.

Бу елга билгеләнгән бурычларга кагылып транспортта наркотиклар күчерүне тикшерүне көчәйтеләчәге әйтелде. Аптекалар эшчәнлеген контрольгә алу да мөһим, диде Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре.
XS
SM
MD
LG