Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр кимерме соң?


Башкортстанда берничә министрлык үзгәртеп корылды, кайберләре бетерелеп, икенчесенә кушып куелды.

Бу хакта президент Мортаза Рәхимовның махсус фәрманнары булды. Әлегә яңа министрлыкларга кемнәрнең җитәкче булачагы турында фаразлар гына бар. Әмма шушы көннәрдә бу мәсьәләгә дә ачыклык керер дип көтәргә кирәк. Әлегә яңа министрларның исемнәре мәгълүм булмаса да, соңгы үзгәрешләр турында төрле фикерләр дә яңгырый башлады инде.

Кемнәрдер бу яңалыклар түрәләр санын киметүгә китерәчәк, дип белдерсә, икенчеләре исә бернинди дә файда булмаячак, киресенчә, кемнәргәдер коррупциягә юллар гына ачылачак, дип каршы чыга. Танылган икътисад белгече, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин да “бу үзгәрешләрдән әлләни файда өмет итәргә түгел”, дип әйтте “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Башкортстанда матбугат министрлыгы да булдырылыр дип көтелгән иде. Әмма әлегә ул, элеккечә, хөкүмәт каршындагы матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе булып кына калды.

Мәгълүм булуынча, бу елга Башкортстан хакимиятләре карамагындагы рәсми матбугат басмаларын финанслау да күпкә кыскартылган. Аеруча авторларга гонорарлар түләүдә бу сизелерлек тискәре йогынты ясаган. Газет-журналлар мөхәррирләренә яңа хезмәткәрләр алмаска, хәтта пенсиягә киткән журналистлар штаты акчасын да калган хәбәрчеләргә генә бүләргә кушылган. Шулай итеп, киң мәгълүмат чараларына тагын да караңгырак көннәр туа, дип белдерә мөхәррир әфәнделәр һәм ханымнар.
XS
SM
MD
LG