Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия бюджетында зур дефицит


20 март көнне Төркиянең финанс министрлыгы соңгы ике айда бюджетта 10 миллиард 359 миллион лира, ягъни якынча 6 миллиард доллар дефицит булды дип игълан итте.

Шулай итеп, хөкүмәтнең 2009 ел азагында дефицит микъдары турындагы фаразы хәзердән үк тулган булды.

Төркия хөкүмәте, икътисади кризис бик куркыныч түгел, дип халыкны тынычландырырга тырыша. Ләкин чынбарлыкта бу алай түгел. Хөкүмәтне аңлап та була, чөнки 8 көннән соң җирле сайлаулар үткәреләчәк. Монда зур һәм кечкненә шәһәр мэрлары, бәләдия мәҗлесе әгъзалары, район җитәкчеләре сайланачак.

Сәяси партияләрнең җитәкчеләре исә һәркөн саен диярлек зур митинглар үткәрә. Быелгы җирле сайлау алды кампанияләре парламент сайлавы кебек бик кызу бара. Хакимияттәге АК партия бу җирле сайлауларда да, үткән елдагы парламент сайлавындагы кебек, сайлаучыларның 47 яки аннан да югарырак процент тавышына ирешмәкче. Менә ул чакта аның хакимияте кабат расланган булачак. Ләкин илдәге икътисади кризис АК партиянең шушы максатына ирешүенә киртә булачак кебек.

Шуның өчен дә хөкүмәт кайбер икътисади чаралар күрә башлады. Беренчедән, экономик кыенлыкларга дучар булган предприятияләрдә эшчеләргә хезмәт хакынның бер өлешен түләргә вәгъдә итте. Аннары соңгы атнада яңа автомашина, суыткыч, кер юу машинасы кебек җиһазлар сатып алганнарга салымны киметте. Әмма бу чараларның әллә ни тәэсире булмаячак кебек. Чөнки бу товарларны акчасы булганнар кабат бәяләр артканчы алып калырга тырыша.

Запчаст индустриясе экспортчылар берлеге җитәкчесе Фәрит Сүннәли, моның продукция белән эшсезлеккә файдасы булмаячак, дип белдерде.

Иң соңгы статистик мәгълүматларга караганда, 3 миллион 300 мең кеше эшсез. Кайбер экономистлар рәсми рәвештә теркәлмәгән эшчеләр белән бу сан 5 миллион диләр. “Радикал” газетада икътисадчы Угур Гүрсес сүзләренә караганда, Төркиядә 15 яшьтән узган халык саны якынча 50 миллион. Алар арасында 12 миллон тирәсе өйдәге хатын-кызлар, 3,5 миллионнан артыгы укучылар, 3 миллион пенсионерлар, 3 миллионнан артык исә гарипләр икән. Димәк, 50 миллионның 26 миллионы эшләми.

Дүләт казнасы министры Мәһмәт Шимшәк: “Кризис вакытларында күбрәк кеше эш эзли, бигрәк тә хакын-кызлар эшкә урнашырга тели, бу да эшсезләр санын үстерә”, дигән сүзе сәер тоелды.

Төркия премьер-министры Эрдоган: “Сайлау алды кампаниясендә эш бирүчеләргә кешеләрне эштән чыгармаска куштык. Әгәр дә чыгарсагыз, моның хисабын түләрсез”, дип кисәтте.

Шулай итеп икътисади кризис АК партия тавышларына тискәре йогынты ясарга ихтимал булганлыктан, хөкүмәт пропаганда өчен күп көч сала.

Кризисның башка бер күрсәткече исә, банклардагы кредит бурычларының 36 миллиард лирага, ягъни 21 миллиард долларга җитүе. Шул уңайдан 1 миллион 564 мең кешегә җинаять эше башланган. Аларның тораклары, өй җиһазлары, автомашиналары кулларыннан тартып алыначак, бурычларын каплый алмасалар төрмәгә ябылачаклар.
XS
SM
MD
LG