Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Әфганстаннан китү планы кирәк


АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Әфганстаннан акрынлап чыгып китү стратегиясен булдырырга тиеш диде.

АКШтагы "60 минут" хәбәрләр тапшыруына интервьюда Обама хәрби көчләр үзләре генә Әфганстан сугышын туктата алмый диде.

Аның әйтүенчә, АКШ җитәкчелеге хәзер Әфганстан-Пакстан төбәге өчен һәрьяклы стратегия булдырырга тели һәм ул стратегия Әфганстаннан чыгу планын да үз эченә алырга тиеш.

Обама Вашингтонның Әфганстандагы төп максаты әл-Каидәнең АКШка яки аның беректәшләренә һөҗүм итү мөмкинлеген калдырмау һәм моңа ирешү өчен Әфганстан икътисады тәррәкый итәргә, Пакстанда дипломатик тырышлыклар яхшыртылырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG