Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ нигә Акмәчеттә вәкиллек ача?


Кушма Штатларның Украинадагы илчесе Уильям Тейлор Кырымда вәкиллек ачуның 5 сәбәбе турында сөйләде.

АКШның Украинадагы илчесе Уильям Тейлор Вашингтонның Акмәчетәге вәкиллеге нинди максаттан ачылуын сөйләде.
Узган ел ахырында имзаланган Стратегик партнерлык хартиясе кысаларында Украина АКШка Акмәчеттә вәкиллек ачуны рөхсәт итте. Бу ел башында исә Кырым башкаласында әлеге карарга ризасызлык чаралары үтте.
Уильям Тейлор

Азатлык радиосының украин бүлегенә интервьюда Тейлор: "Вәкиллек ачуның максатлары берничә. Беренчедән, без инвесторларның игътибарын Кырымга җәлеп итәргә һәм Украинаның бу өлешенә инвестицияләрне арттырырга телибез", - диде.

Илче шулай ук АКШның Кырымга күбрәк американ туристы китерергә теләвен, туристларга кайчак илчелек ярдәме кирәк булуын әйтеп, вәкиллек ачылса туристларга кулайрак булачагына ишарәләде.

"Өченчедән, без АКШ белән Украина, бигрәк тә Кырым арасында күбрәк алмаш булдырырга телибез. Дүртенчедән, без ярдам програмнарыбызны Кырымга да җәелдерергә телибез. Аерым алганда, сәламәтлек саклау, мәсәлән, ана һәм бала сәламәтлеге програмын", - ди Тейлор.
Аның әйтүенчә, АКШ Украинада сабыйларның һәм аларның аналарының сәламәтлеген яхшырту эшендә ярыйсы гына уңышка ирешкән.

Кырымда вәкиллек ачуның бишенче сәбәбе итеп илче кырым халкын яхшырак аңлау һәм аларга американнарны аңлауны җиңеләйтү теләген атый.
Кырым урыслары оешмасының яшьләр канаты вәкилләре Кырым парламенты янынада АКШ әләмен яндыра, 18.02.09

"Кырымда кайберәүләргә Кушма Штатларның Акмәчеттә үз вәкиллеген ачу нияте ошамый. Без әлегә аны ачмадык. Кырым хакимияте белән һәм Киевтагы тышкы эшләр министрлыгы киңәшләшмичә ачмаячакбыз да. Чөнки, бу вәкиллекне ачу декабрь аенда имзаланган Стратегик хезмәттәшлек килешүенең бер өлеше", - диде Кушма Штатларның Украинадагы илчесе Уильям Тейлор.
XS
SM
MD
LG