Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия президенты Абдулла Гүл Гыйракта


Төркия президенты Абдулла Гүл Гыйракка килде.

Соңгы 30 елдан артык вакыт эчендә Төркия президентының күрше Гыйракка барганы юк иде.

2 көнлек сәфәре барышында Гүл Гыйрак җитәкчеләре белән көрд гыйсъянчылары һәм сәүдә мәсьәләләре турында сөйләшер дип көтелә.

Гүлне башта Гыйрак президенты милләте белән көрд булган Җәләл Талабани кабул итте.

Соңгы мәртәбә Гыйракта 1976 елда ул чактагы Төркия президенты Фәхри Корутурк булган иде.
XS
SM
MD
LG