Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрбиләрен Әфганстаннан чыгару планы карала


АКШ президенты Әфганстан өчен яңа стратегиягә үз аңлатмаларын бирде. Анда хәрбиләрнең илдән чыгарылуы да күз уңында тотылырга тиеш, диде ул.

АКШ президенты Барак Обама әйткәнчә, аның Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү турындагы тәкъдимен Әфганстан өчен әзерләнә торган тулы бер стратегиянең бер өлеше итеп кабул итәргә кирәк. Анда хәрби, икътисади һәм дипломатик компонентлар булачак, ди ул.

Обама, яңа стратегия Әфганстанны гына түгел, Пакстанны да үз эченә алырга тиеш, аның бер өлеше гаскәрләрнең чыгарылуына багышланырга тиеш, дип белдерде.

Бу хакта АКШ призиденты Барак Обама CBS каналына биргән әңгәмәдә әйтте.

“Без Әфганстандагы проблемаларны хәрби чаралар белән генә хәл итеп була дип уйламаска тиеш. Без әзерләгән стратегия киң кырлы, анда гаскәрләрне чыгару планы да булырга тиеш,” ди Барак Обама.

АКШның Әфганстан өчен яңа рәсми стратегиясе бу атнада игълан ителер дип көтелә. Әмма Барак Обаманың әңгәмәсеннән пландагы төп төшенчәләрне хәзердән үк чамалап була.

Телевидениегә биргән әңгәмәдә ул: “Әл-Каидә” террор оешмасы АКШ җиренә һәм мәнфәгатьләренә, илнең беректәшләренә һөҗүм итмәвенә ышаныч тудыру, бу иң мөһим әйбер. Моңа ирешер өчен күп нәрсә эшләргә кирәк. Әфганстан икътисадын үстерергә кирәк булырга мөмкин. Безгә бәлкем Пакстандагы дипломатик чараларны яхшыртырга, беректәшләребез белән эшне күбрәк килештерергә кирәк булыр. Әмма без төп миссияне истән чыгармаска тиеш, ул 11 сентябрьдән соң үзгәрмәде,” диде.

АКШның Әфганстандагы һәм Пакстандагы рәсми вәкиле Ричард Холбрук та бу планы әзерләүдә катнаша. Ул, план нигезендә Әфганстан дәүләт полициясенең арттырылуы да күз алдында тотала, диде. Аның сүзләренчә, алдагы 3-5 елда Әфганстанның полициясе хезмәткәрләре 80 мең кешегә җитәргә мөмкин.

Шулай ук бу планда Пакстанга террорчыларга каршы көрәшне алып барырга хәрби ярдәм күрсәтелүе дә күз алдында тотыла. Шулай ук, күзләү хезмәтләренә күбрәк мәгълүмат алмашу тәкъдиме дә яңгырый.

Әфганстан өчен әзерләнә торган стратегия кысаларында Пакстанда АКШның хәрби генә түгел, башка төрле ярдәменең арттырылуы да көтелә. Мәсәлән, яңа стратегиядә Пакстанда эш урыннарын булдыру кебек чаралар да күз алдында тотыла.
XS
SM
MD
LG