Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Европага, Европа Казанга омтыла


Казан дәүләт университеты
Казан дәүләт университеты

Казанда Европа Көннәре узачак. Русиядә Казан кебек үрнәк шәһәрне табу кыен, ди Европа комиссиясенең Русиядәге вәкиле Марк Франк.

Казан дәүләт университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Оксфордның Русия вакыфы бүлеге ачыла. Әлеге бүлектә инглиз телендә 2500 китап булачак, дип хәбәр итә университетның матбугат үзәге.

Китапларны Оксфорд университеты галимнәре әзерләгән. Алар арасында фәлсәфә, социология¸ мәдәният һәм башка һуманитар өлкәләргә караган басмалар бар. Хәзер һәркем инглиз телендә Шекспирны гына түгел, бүгенге көн язучыларын укый алачак.

27-28 мартта Казан дәүләт университетында Европа Берлегенең мәгълүмат үзәге ачылуга 10 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырыла. Анда Европа комиссиясенең Русиядәге вәкиллеге матбугат һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Денис Даниилидис чыгыш ясаячак. Шулай ук республика президентының тышкы эшләр Департаменты җитәкчесе Тимур Акулов, Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов, Русия Ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин та катнашачак.

28 мартта исә университетта дәресләр үткәрелә торган бүлмәләрдә “Минем беренче дәресем Европа телләрендә” акциясе оештырыла. Әлеге чарада һәркем Европа телләре һәм мәдәнияте белән таныша алачак. Итальян, испан, француз, алман, швед, поляк, грек, чех, эстон, фин телләрендә дәресләр дә оештырыла. Аларны Европа илләре илчелеге хезмәткәрләре, шәһәрнең телләр өйрәнү үзәге укытучылары алып барыр дип көтелә.

Лобачевский китапханәсендә күптеллелек мохитендә тәрҗемә итү һәм рәсми кәгазьләр әйләнешенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе дә булачак. Фикер алышуда Европа комиссиясенең Русиядәге вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге башлыгы Денис Даниилидис “Европача Вавилон яки Европа ничек итеп 23 тел белән эшли” дигән темага чыгыш ясаячак.

Европа комиссиясенең Русиядәге вәкиле Марк Франк сүзләренчә, Европа Берлеге белән Русия хезмәттәшлегенең төп максаты – мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә багланышларны җәелдерү.

“Татарстанда төрле халыкларның мәдәнияте бер-берсен баетып яши. Европа Берлегенә кергән 27 илнең телләре, мәдәнияте, сәнгате Казан халкын битараф калдырмас”, ди Марк Франк.

Аның фикеренчә, Русиядә толерантлык буенча Казан кебек үрнәк шәһәрне табу кыен. Шуңа күрә Европа көннәрен дә Татарстан башкаласында үткәрү карар кылынган.

Әлеге бәйрәм Европа Берлегенең оештырылуы белән бәйле. II дөнья сугышыннан соң Европа илләре үзара хезмәттәшлек, аралашу тынычлык саклауның иң кулай ысулы булып тора дигән нәтиҗәгә килгән. Берләшү 1950 елның 9 маенда Франциянең тышкы эшләр министры Роберт Шуманның декларациясе белән башланып китә. Ул Германиягә һәм башка илләргә күмер, корыч сәнәгатен берләштерегә тәкъдим итә. Тора-бара әлеге көн Европа Берлегенең рәсми бәйрәменә әверелә.
XS
SM
MD
LG