Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар тоткыннары мәчетне бик үз итми


Питрәчнең Пановка авылы төзәтү колониясендә мәчет ачылды. Ислам динен тотучыларның күпчелеге урыс милләтендәге тоткыннар.

Гомумән республика төрмәләрендә 7 мәчет эшләп килә инде. Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов әйтүенчә, бу эшкә тотынганга - 3 ел. Һәм нәтиҗәсе сизелә дә башлаган.

“Бүген мәчет ачылышында катнашкан генерал элек мәчеткә йөргән тоткыннар иреккә чыкканнан соң төрмәгә кире әйләнеп кайтканы юк әле, дип әйтте. Димәк дини гыйлем алу тоткыннар киләчәге өчен файдага гына”, ди Зарипов. Ул генералларның әлеге эшне аңлавын бик зур казаныш дип бәяләде.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының “Хәтер” мәчете имамы Харис хәзрәт Салихҗан да моны раслады.

“Төрмәдә мәчеткә йөргәннәр арасында киредән җинаять юлына басучылар юк. Андый очрак булса без хәбәрдар булыр идек”, диде ул.

Харис хәзрәт Салихҗан әйтүенчә, тоткын урыннарында мәчет ачылу гадәти хәл һәм хәзер бу эшне җәелдерү инде максат булып торырга тиеш түгел. Чөнки мәчетләр җитәрлек ачылган.

Пановка авылындагы 3нче колония мәчете башка төрмәдәгеләргә караганда зуррак икән.

“Ул 120 квадрат метр һәм намаз уку залына 80 кеше сыя. Аны Рөстәм Гәрәев исемле эшмәкәр төзетте”, ди Зарипов.

Аны иң гаҗәпләндергәне колониядә күбрәк татарлар утырса да, аның мәчетенә, ягъни намазга күбрәк урыс милләтендәге егетләрнең йөрүе булган. Төзелештә дә күбрәк алар катнашкан. Имам да - Саша Фетодов дигән кеше икән.

“Төрмәдә уйланыр өчен вакыт күп. Һәм урыслар кызыксынып яңа мәгълүматлар күп җыялар да исламга инде нык итеп кереп китәләр”, ди Зарипов.
XS
SM
MD
LG