Accessibility links

Уфада киллерлар кулга алынды


Дүшәмбе көнне Уфада өч кешедән торган җинаятьчел төркем әгъзалары кулга алынды.

Аларны федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаятьчеләр барысы да Уфада яшәүчеләр дип әйтелде. Шушы төркемнең башлыгы һәм бу бандага кергән тагын ике бәндәне кулга алгач, алар яшәгән йортлардан һәм фатирлардан әллә күпме корал, патроннар һәм шартлаткычлар тартып алынган.

Бу төркем әгъзалары яллап кеше үтерүдә дә шикләнелә. Әле аларның тагын башка җинаятьләргә катнашы булу-булмавы да тикшерелә. Тикшерү эшләрен федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе белән Башкортстан прокуратурасының тикшерү комитеты хезмәткәрләре контрольдә тота. Әлегә җинаятьчел төркем әгъзаларының кем булуы, исем-шәрифләре җәмәгатьчелеккә аталмый.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Уфада беркайда да теркәлмәгән кораллар һәм шартлаткычлар табылган иде. Ул очрак республикада аеруча зур шау-шу тудырды. Ни өчен дигәндә, ул кораллар Башкортстан президентының сак хезмәте бүлмәләрендә Мәскәү иминлек вәкилләре тарафыннан табылган иде.
XS
SM
MD
LG