Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко: Газ проектларында Русия дә катнаша ала


Украина премьер-министры Юлия Тимошенко илнең газ транзиты системын үзгәртеп кору планы Русиягә каршы юнәлтелмәгән диде.

Матбугат очрашуында Тимошенко газ системын үзгәртеп кору һәм заманчалаштыру, инвестиция проектларында Русия дә катнаша ала диде.

Украина җитәкчелеге дүшәмбе көнне бу турыда Европа Берлеге белән сөйләшүләр үткәрде.

Сишәмбе Русия президенты Дмитрий Медведев Украина белән Европа Берлеге арасындагы кичәге килешүләр сәбәпле Русия Украина белән газ турындагы хөкүмәтара сөйләшүләрне билгесез вакытка туктата диде.

Русия дә Украинадагы бу проектларда катнашырга тели.
XS
SM
MD
LG