Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: Түнтәрелеш әзерләүне раслаучы видеолар бар


Грузия эчке эшләр министрлыгы 9 апрельдә дәүләт түнтәрелеше әзерләнүен раслый диелгән видеоязмалар таратты.

"Грузияне коткару өчен" исемле оппозицион хәрәкәтнең тоткарланган 2 әгъзасы түнтәрелеш әзерләүдә гаепләнә.

Министрлык әйтүенчә, ул видеоязмаларда оппозиция вәкилләре кораллы күтәрелеш, аерым алганда, парламент бинасын һәм Тифлистәге телевидение манарасын яулап алу планы, президент Михаил Саакашвилины юк итү мөмкинлеге турында сөйләшә.

Дүшәмбе көнне элекке парламент рәисе Нина Буржанадзе җитәкчелегендәге "Демократик хәрәкәт – Бердәм Грузия" фиркасенең 12 әгъзасы рөхсәтсез корал саклауда гаепләнеп кулга алынды.

Оппозиция бу кулга алулар 9 апрельгә билгеләнгән киңкүләм ризасызлык чаралары алдыннан хакимият оештырган провокация дип исәпли.
XS
SM
MD
LG