Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис Русиядә муниципаль берәмлекләргә тәэсир итә


Русиядә икътисадый кризис муниципаль берәмлекләрнең инде яртысына тәэсир иткән.

Төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин Дәүләт Думасында чыгыш ясап бу вәзгыять төбәкләрнең муниципаль берәмлекләргә ярдаме кимү белән бәйле диде.

Русиянең 60-лап төбәге дотацияләрне һәм субсидияләрне киметкән. Иң зур кимү Волгоград өлкәсендә.

Басаргин кризис барлык диярлек шәһәр терәге булган ширкәтләрдә сизелә диде.

Сүз беренче чиратта метал җитештерү, машина ясау һәм казылма байлыклар чыгару тармакларына карый.
XS
SM
MD
LG