Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия яңа дәүләт стратегиясе әзерли


Русиянең Иминлек шурасы илнең 2020 елга кадәрге икътисадый һәм сәяси максатларын билгеләүче яңа дәүләт стратегиясе турында сөйләште.

Президент Дмитрий Медведев озын мөддәтле планлаштыру Русиянең тотрыклы үсеше һәм аның иминлеген ныгыту өчен зарур диде.

Бүгенге утырыштагы чыгышында Медведев шулай ук финанс кризисына карамастан озын мөддәтле планлаштыру кирәк дип әйтте.

Очрашудан соң Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев яңа стратегия документларын әзерләү бер айдан тәмамланыр диде.

Рәсмиләр әйтүенчә, бу документ җәмәгатьчелеккә ачык булачак.
XS
SM
MD
LG