Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина-Европа планына Мәскәү каршы


Украинаның газ челтәрен Европа Берлеге ярдәмендә яңарту ниятенә Мәскәү ачулы реакция белдерде. Русия премьеры килешүне "уйланып эшләнмәгән" документ дип атады.

Дүшәмбе Брюссельдә Европа Берлеге һәм Украина рәсмиләре Украинаның газ челтәрен бергәләп яңарту нияте турында уртак белдерү имзалады. Европа Берлеге бу эшкә 2.5 миллиард евро бүлергә вәгъдә итә. Украина газ челтәренең бәйсезлеген тәэмин итәргә тиеш булачак.

Рәсми Мәскәү бу хәбәргә ачулы реакция белдерде. Русия премьер-министры Владимир Путин, бу эштә Русиянең мәнфәгатьләре искә алынмаса, Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрне күздән кичерү белән кисәтте.

"Бу документ, йомшак итеп әйткәндә, уйланып эшләнмәгән, - диде Путин. – Мондый мәсьәләләрне газ белән тәэмин итүчене инкяр итеп тикшерү – җитди түгел."

Европага барган Русия газының 80% Украина аша үтә. Украинаның 40 ел иске газ челтәре инде күптән яңартуга мохтаҗ. Киевның моңа җитәрлек акчасы юк, шуңа күрә ул Европа Берлегенә өметләнә.

Русия ширкәтләре бу эштә үзләре катнашырга тели. Украинаның совет чорыннан калган үткәргечләренең Русия системына тыгыз бәйләнгән булуын алар сәбәп итеп китерә. Ни гаҗәп, килешүдә Русия ягы телгә алынмаган, ди алар.

Имзалау тантанасында Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу яңартылган үткәргеч һәр тарафка, шул исәптән, Русиягә дә файдага булачак, диде.

Украина премьер-министры Юлия Тимошенко Мәскәү бу килешүне хуплар, дигән өметен әйтте.

"Әлеге декларация бу эшкә кушылырга теләгән бар ихтимал инвесторларга сигнал бирә – аны Европа да, Украина да, Русия дә хуплый."

Җавап итеп Мәскәүдән хуплау урынына ачулы реакция килде. Европа Берлеге белән Украина арасындагы килешү сишәмбедә иминлек шурасы утырышында тикшерелде.

"Аңлашыла ки, бу газ Русиядән тыш башка җирдән килә алмый. Безнең белән бу турыда беркем дә сөйләшмәде", - диде Путин.

Киләсе атна Русия белән Украина арасында хөкүмәтара киңәшмә үтәргә тиеш иде. Русия җитәкчеләре бу киңәшмәне кичектерергә карар итте. Путин сүзләренчә, андый киңәшмә нәтиҗәле булсын өчен, башта бар мәсьәләләрне хәл итергә кирәк.
XS
SM
MD
LG