Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт дәүләткә өметләнә


Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтае узуның 20 еллыгы уңаеннан иҗтимагый һәм рәсми оешмалар уртак сүзгә килә алырмы?

Татар иҗтимагый үзәгенең 20 еллыгына багышланган корылтай “Казан” милли мәдәни үзәгендә 28 мартта узачак. Милли хәрәкәтнең 20 еллыгына әзерлек эшләре уңаеннан, Марат Мөлеков исемендәге үзәкнең рәисе Юныс Камалетдинов, Дәүләт Шурасы депутаты, милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Разил Вәлиев, Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров һәм рәсми теркәлгән иҗтимагый үзәк җитәкчесе Тәлгат Бариев Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин
Тәлгат Бариев сүзләренчә, Фәрит Мөхәммәтшин милли хәрәкәт вәкилләренә 20 еллыкка багышланган корылтайны ТИҮ-неке итеп кенә түгел, ә бөтен татар зыялыларының очрашуы итеп үткәрергә тәкъдим иткән.

“Чара татар зыялыларының, милли хәрәкәт активистларының уртак конференциясе кебек узса, без хуплыйбыз, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ә бер тарафның гына юрганны үзенә тартуын без кабул итмибез, дип кистереп әйтте. Әгәр шулай уздырырга риза булсагыз, без сезгә ярдәм итәбез, бергәләп оештырабыз, дип белдерде Мөхәммәтшин”, ди Тәлгат Бариев.

Фәрит Мөхәммәтшиннең юрганны үзләренә генә тартучылар дип, юбилей корылтаен Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк кенә оештырырга тели, дип аңларга кирәк. Дәүләт шурасы рәисе үзе үк корылтайны галим Дамир Исхаков алып баруын сораган.

Ә Марат Мөлеков исемендәге иҗтимагый үзәк рәисе Юныс Камалетдинов сүзләренчә, Фәрит Мөхәммәтшин корылтайны оештырырга ярдәм итәргә әзерлеген белдергән.
Юныс Камалетдинов


Корылтайга килүче кунакларны кунакханәгә урнаштыру, ашату-эчертү эшләрен, 1989 елда үткән беренче корылтайдагы кебек, хөкүмәт кайгыртачак икән. Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу вакытында да корылтайны үткәрүгә каршы төшүче булмаган.

“Корылтайны тантаналы рәвештә үткәрергә килештек. Шулай уздырырга җыенабыз да”, ди Юныс Камалетдинов.

Юныс Камалетдинов әйтүенчә, иҗтимагый үзәквәкилләре милли хәрәкәтнең 20 еллыгы уңаеннан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән дә очрашырга теләгән. Әмма ул безне кабул итәргә теләмәде, ди иҗтимагый үзәк рәисе.

Корылтайда барлыгы 300-ләп делегат катнашыр дип көтелә. Шуларның 150-се Татарстаннан, калганнары чит төбәкләрдән киләчәк икән. Чит илләргә дә чакырулар җибәргәннәр. Әмма алардан, киләбез дигән, җаваплар килмәде әле, ди Камалетдинов.
XS
SM
MD
LG