Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадый кризис социаль кризиска китерә ала


Бәйсез дәүләтләр бердәмлегенең махсус хезмәтләре якын арада икътисадый кризис социаль кризиска әверелергә мөмкин дип кисәтә.

Бу турыда бердәмлек илләренең террорга каршы үзәкләре җитәкчеләре очрашуында БДБның террорга каршы үзәген җитәкләүче Русия милициясе генерал-полковнигы Андрей Новиков белдерде.

"Бердәмлекнең барлык илләренең дә акчалары үз кыйммәтен югалтты, ул илләрдә сәнәгать ширкәтләре эше кимеде һәм хәтта туктады да, эшсезлек артты, җинаятьчелек арту мөмкинлеге туды. Шул сәбәпле икътисадый кризис социаль кризиска да әверелер дип әйтеп була", - диде Новиков.

Аның әйтүенчә, кризиска каршы ашыгыч чаралар хәзер БДБдагы барлык илләрнең дә хөкүмәтләрендә карала.

Террорга каршы үзәк башлыгы "Ул илләрнең күпчелегендә кризиска каршы программалар булдырылган. БДБның барлык күзләү һәм тәртип саклау оешмалары социаль-икътисадый вәзгыять үзгәрү сәбәпле, террорчылык һәм экстремим арту куркынычларын күзәтеп тора. Шул күзәтүләр нәтиҗәсенә нигезләнеп вәзгыятьнең кайсы якларга үзгәрү мөмкинлекләре бәяләнә", - диде.

Кризис инде Русия башкаласында җинаятьчелекнең артуына китерде.

Прокуратура белдерүенчә, Мәскәүдә бу елның гыйнвар аенда гына да үтерүләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка арткан.

Февраль аенда исә үтерүләр саны узган елның шул чорындагыдан 13.5 процентка артып 134-кә җиткән.

Җинаятьчелек артуга читтән килгән эшсезләр һәм төрмәдән чыгучылар да өлеш кертә.

Март аенда исә Мәскәү янында җинаятьчелекнең кискен артуы күзәтелә. Кайбер районнарда урам җинаятьләре ике тапкырдан да күбрәк арткан.
XS
SM
MD
LG