Һөнәри бәйрәмнәрен алар, Нуриев сүзләренчә, тыныч күңел белән каршы алган. Әле менә шушы узган ике көн эчендә генә Кукмарага күрше-тирәдәге 8 районнан меңнән артык бала җыелган. Ике көн дәвамында балалар җыр-биюгә, төрле уен коралларында уйный белүгә осталыкларын күрсәткән.
Билгеле булганча, һәр ел саен республика күләмендә “Йолдызлык” дип аталган фестиваль уза. Бу көннәрдә аның төбәк бәйгеләре булды.
“Кризисмы, кризис түгелме без аны тоймыбыз. Ничек эш барган шулай дәвам итә. Безнең район башлыгының әйтә торган сүзе бар – кризис дип елап утырып булмый бит.
Елап утырсаң, “Йолдызлык”ның да бу турын үткәреп булмас иде. Аңа матди чыгымнар бик күп кирәк.
Хәзер сәнгатькә тартылу арту яки кимүгә килгәндә, үзем әллә ни аерма сизмим. Ничек барган шулай бара. Кичәге чарага гына килгәндә дә, анда 100 дән артык чыгыш булгандыр. Искитәрлек номерлар бар. Ә безнең бу якта – республиканың төньяк төбәгендә талантлар чыннан да бик күп”, ди Рамил Нуриев.
Нинди генә матур җырлый, яисә бии торган бала булмасын аңа сәхнә киемен дә тектерергә, төрле фестивальләргә йөртергә транспорты да кирәк. Нуриев сүзләренчә, бик күп нәрсә район башлыкларыннан тора. Бигрәк тә бүгенге көндә.
“Соңгы вакытта бигрәк тә, чыннан да, район башлыгының таләп итүе һәм шул ук вакытта ярдәм итүе бик зур роль уйный. Ул әйтсә, бөтенесе бара. Ә ярдәм бар. Район башлыгы безгә бер юлы премия кебек итеп 13 миллион акча бирде. Мәдәният министрлыгыннан 1 миллионлык грант оттык. Шулай ук район өчен зур сумнар ул”, ди Нуриев.
Аның сүзләренчә, авыллардагы барлык мәдәният йортларын да замана таләпләренә туры килерлек итеп җиһазлау проблемалары да юк түгел. Кризис вакытында да эш бара дисә дә, гомүмән йогынтысы сизелүне дә инкарь итми.
Күкмара районында 400дән артык мәдәният хезмәткәре бар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларга акчалата бүләк тә биргәннәр. Республикада исә, 12 меңнән артык кеше мәдәният хезмәтендә.
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева аларны бәйрәм белән котлап, республиканың мәдәни тормышы күп кырлы һәм бик бай дип белдерде.
“Соңгы елларда мәдәният өлкәсе зур үзгәрешләр кичерә. Мәдәният оешмалары идарәсе тармагы үзгәртелә. Таланты һәм иҗади тәкъдимле мәдәният хезмәткәрләренә яңа проектларны тормышка ашыру һәм мәдәниятка ярдәмгә бизнесны җәлеп итү өчен мөмкинлекләр ачыла”, ди Вәлиева.
Аның сүзләренчә, финанс-икътисад кризисы барган бу көннәрдә кешеләрне рухый һәм мәдәни байлыкларга тарту өчен мәдәният хезмәткәрләренең өлеше тагын да артачак.