Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватия парламенты НАТОга кушылуны хуплады


Хорватия парламенты НАТОда әгъзалык килешүен раслады.

120 депутатның бары берсе генә аңа каршы тавыш бирде.

Премьер-министр Иво Санадер парламентта чыгыш ясап НАТО ул хәрби берлек кенә түгел, ә беренче чиратта "кыйммәтләр берлеге" диде.

Хорватия белән Албания НАТОга оешманың апрель аенда Страссбургта үтәчәк саммитында кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG