Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл Гыйрак көрдләре җитәкчесе белән очрашты


Төркия президенты Абдулла Гул Гыйрактагы көрд җитәкчеләре белән бик мөһим сөйләшүләр үткәрде.

Гүл сишәмбе көнне Багдадта Гыйракның шактый киң автономиягә ия булган Көрдстан төбәге премьер-министры Нечирван Барзани белән очрашты.

Гүл Барзанины Гыйрактан Төркиягә һөҗүмнәр оештыручы көрд гыйсъянчыларга каршы ныклы позициядә торырга чакырды.

Барзани Гыйракның көрдләр яшәгән төньяк өлеше Төркиягә һөҗүмнәр оештыру өчен кулланылмаячак диде.

Соңгы 33 елда Гыйракка күрше Төркиянең президенты килгәне булмады.
XS
SM
MD
LG