Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һәм Ашгабад үткәргеч сөйләшүен дәвам итә


Русия президенты Дмитрий Медведев чәршәмбе Мәскәүдә Төркмәнстан президенты Гурбангули Бирдемөхәммәдов белән очрашуда газүткәргеч төзү планы турында килешү имзалауга ирешә алмады.

Әмма рәсмиләр бу килешү якын арада имзаланачак дип ышандыра.

Очрашуда сүз Каспий диңгезен урап узучы, Төркмәнстаннан Казакъстан аша Русиягә үтүче, Төркмәнстан эчендә 600 чакрымга сузылачак үткәргеч төзү планы турында барды.

Медведев бу сөйләшүләр файдалы булды диде.

"Без ягулык-энергетика тармагында хезмәттәшлек проблемаларын узара мөнәсәбәтләрдә кабул ителгәнчә, тирәнтен, җентекләп тикшердек. Шул исәптән Каспий газүткәргече турындагы хөкүмәтара килешү кебек бик мөһим килешүләрне һәм башка килешүләрне гамәлгә ашыру барышын да карадык",- диде Медведев.
XS
SM
MD
LG