Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина-Европа килешүеннән кем ота?


Украина һәм Европа Берлеге рәсмиләре килешү имзалады, Брюссель, 23.03.09
Украина һәм Европа Берлеге рәсмиләре килешү имзалады, Брюссель, 23.03.09
Европа Берлеге белән Украина арасындагы килешүгә Мәскәүнең карашын беренче булып премьер-министр Владимир Путин җиткерде. "Русия мәнфәгатьләре искә алынмаса, без партнерлар белән мөнәсәбәтләрне күздән кичерергә мәҗбүр булачакбыз", - диде ул.

Коры сүз булмасын дигәндәй, Путин Украина премьер-министры Юлия Тимошенко белән киләсе атнага билгеләнгән очрашуын кичектерергә карар итте. Бу очрашуда Киевның Русиядән 5 миллиард доллар кредит алу мәсьәләсе тикшереләсе иде.

Европа газның 40%-ын Русиядән ала. Шуның зур өлеше Украина аша килә. Украинаның газ челтәре шактый искергән һәм яңартуга мохтаҗ. Русиянең Газпром ширкәте бу челтәргә күптән күз салган, берәр өлешенә ия булырга теләде. Киев моны гел кире кагып килде.

Брюссель белән Киев арасында ирешелгән килешү нигезендә, Европа Берлеге Украинаның 13,500 чакырым озынлыкта газ челтәрен яңартуга 2,5 миллиард евро бирергә җыена. Килешүдә төгәл әйтелмәсә дә, бу эшне Европа ширкәтләре башкарыр дип көтелә.

Имзалау тантанасында Тимошенко газ челтәре Украина милеге булып калачак дип ышандырды. "Уртак килешүдә әйтелгәнчә, Украина кануннары нигезендә, Украинаның газ системы дәүләт милеге булып калачак", - диде ул.

Әммә кайбер күзәтүчеләр, Русиядә дә, Европада да, моңа шик белдерә. Ахыр чиктә Европа Берлеге, киләчәктә газ кытлыгы кичермәс өчен, Украина челтәрен үз контроленә алыр, ди алар.

Мәскәүнең тискәре мөнәсәбәтендә сәяси сәбәпләр булса да, беренче урында, шулай да, икътисад. Газпром быел транзит өчен Киевка 2.3 миллард доллар түләргә тиеш. Газ челтәре Европа ширкәтләре кулына күчсә, транзит бәясе 3.9 миллиардка җитә ала.

Бу вазгыятьтә Русия Украинаны урап үтәчәк Төньяк һәм Көньяк агым проектларын тагы да ныграк алга сөрер дип көтергә кирәк.
XS
SM
MD
LG