Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов: Кризис федерализмга башкача карата


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республика парламентына еллык мөрәҗәгатендә: "Финанс кризисы Русиядәге федерализм проблемаларына яңача карарга мәҗбүр итте", - диде.

Рәхимов әйтүенчә, кризис Русиядә хакимият вертикален һәм горизонтален акыллы итеп кору кирәклеген күрсәтә.

Финанс кризисы нәтиҗәләрен төбәкләр дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә күзаллап булмый, бу хакимиятләр өчен чын сынау булачак", - диде Рәхимов.

Ул шулай ук Башкортстанның ныклыгы җитәрлек һәм көндәшлек өстенлекләре бар, алар республикага кризистан иң аз югалтулар белән чыгарга ярдам итәчәк дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG