Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда хөкүмәткә каршы җыеннар узды


Кыргызстан буйлап хөкүмәткә каршы урам җыеннары узды.

Бишкәктә чарада меңләп кеше катнашкан. Халык президент Бакиевны урыныннан алуны, сәяси эзәрлекләүне туктатуны, республика байлыкларын халыкка кайтаруны таләп итте.

Урам җыенын оештыручылар гадел президент сайлаулары уздыруны чакырып һәм бәйсез мәгълүмат чаралары эшенә аяк чалмауны таләп итеп резолюция кабул итте.

Таләпләр 20 апрельгә кадәр үтәлмәсә оппозиция каршылык чараларын дәвам итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG