Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Әфганстанга багышланган җыен үтә


Мәскәүдә ачылган Әфганстанга багышланган халыкара җыенда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Русия НАТО белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер, дип белдерде.

Бүгенге конференция Әфганстанда террорга һәм наркотик сатуга каршы хезмәттәшлекне ныгыту юлларын тикшерә, диде Лавров.

Очрашуда Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы әгъзаләре Русия, Кытай, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Иран һәм Төркия катнаша. Шулай ук җыенга БМО, Европа Берлеге, НАТО һәм АКШ вәкилләре килде.
XS
SM
MD
LG