Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәнфәгатьләр уртак булгач, татулыкка ни җитә?


Татар демократ «Ватан» партиясе һәм Башкортстандагы «Күк бүре» башкорт милли хәрәкәте бердәм кабул иткән мемарандум Русиядәге демократик сәяси көчләрне туплап, берләштереп, милли мәнфәгатьләрне кайгыртуны күз алдында тота.

Һәм алга таба «Русия Федерациясендә татар-башкорт конфедерациясе» исемле иҗтимагый оешма төзү ниятен дә билгели. Бу мемарандум турында тәкъдим белән беренче тапкыр «Күк бүре» оешмасы чыккан. Ул мемарундум әлегә өч телдә - татар, башкорт, рус телләрендә имзаланган.

«Ватан» партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев белдерүенә караганда, аның инде инглиз телендәгесе дә әзерләнгән. Бергәләп эшләүгә сезне нәрсә этәрде дигән сорауга, «Ватан» партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев: «Милли мәнфәгатьләрне кайгыртуны берләштерергә, 2007 елда кабул ителгән милли мәгариф стандартларыннан милли компонетны төшереп калдырган 309 канун сәбәп булды. «Күк бүре»ләр Уфада, без Мәскәүдә бу канунны гамәлдән чыгаруны таләп итеп пикетлар да оештырдык, бу безнең бердәм эшләрнең башлангычы булды», диде ул.

Ә ни өчен «Күк бүре» хәрәкәте «Ватан» партиясенә мөрәҗәгать иткән, Башкортстанның да үз татар оешмалары бар, шуның өстенә Татарстанга да мөрәҗәгать итәргә булыр иде дигән сорауга, Мөхәммәт Миначев: «Башкортстанның үзендә татар-башкорт оешмалары арасында кискенле мөнәсәбәтләр сакланып килә. Ә инде Татарстанда мөрәҗәгатъ итәрлек оешма белмәгәннәр, күрәсең. Ә без инде әлегрәк тә очрашып сөйләшкән идек. Аннан соң безнең һәр ике республикадан ерак булып, хөкүмәт мөнәсәбәтләреннән азат булуыбыз да аларны җәлеп иткәндер дип уйлыйм. Безнең уртак мемарандум башка милләтләр өчен дә ачык», диде Мөхәммәт Миначев.

Мөхәммәт Миначев шулай ук, уртак фикергә килеп, ике халыкны якынайтыр өчен башка сәбәпләр дә бар дип саный. Ул бу уңайдан узган халык исәбен алган вакыттагы кайбер вакыйгаларны да искә төшерде. Һәм бик кискен булмаса да «Күк бүре» хәрәкәте ул вакыта башкорт зыялыларының Путин исеменә татарлар өстеннән язган шикаятъләрен тәнкыйтьләп, үз фикерен белдергән иде, диде Миначев.

Алда тагын халык санын алу кампаниясе тора. Бу эшләрдә ике халыкның милли оешмалары төзегән мемарундумның файдасы булырмы, бу хакта инде халык санын алу нәтиҗәләре күрсәтәчәк дип уйларга урын бар.
XS
SM
MD
LG